Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм» мәчетендә ифтар ясады

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм» мәчетендә ифтар ясады

Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм» мәчетендә ифтар ясады. Төп яңалыклар

Бүген, 7 апрель көнне, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм» мәчетендә булды. Аны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин озатып йөрде. Бирегә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үз гаиләсе оештырган ифтарга килгән иде.

Татарстан Рәисен «Ярдәм» мәчетендә социаль проектлар белән таныштырдылар. Аерым алганда, ул күзләре күрмәүчеләрне тернәкләндерү юнәлешендә эшли торган «Ярдәм» үзәген карады, укучылар белән аралашты. Рөстәм Миңнехановка Татарстан мөфтие урынбасары, «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов үзәк эшчәнлеге турында сөйләде. Күзләре күрмәүчеләр өчен тудырылган шартларны, уку бүлмәләрен күрсәтте.

Аннары барча кунаклар ахшам намазына керде. Намазда Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Коръән сүрәләрен дә тыңлады. Намазны оештыручылар арасында күрмәүче имам, мәзин дә бар иде.

Соңыннан олы кунаклар авыз ачу чарасы- ифтарга юл алды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Рамазан ае фазыйләтләре турында сөйләде. Ифтар вакытында Изге Коръән сүрәләре укылды. Татарстанга, Россияга, туган авылларга, калаларга, барча халкыбызга иминлек, бәрәкәт сорап дога кылынды.

Шулай ук ифтарда чит төбәкләрдән килгән күп сандагы төрле милләт, мәдәният кешеләре бар иде. Алар «Ярдәм» фонды каршындагы тернәкләнңдерү үзәгенә укырга килгән. Чечня, Ингушетия, Дагыстан, Кырым һәм башка төбәк кешеләре Татарстан республикасы турында олы хөрмәт һәм соклану белән сөйләделәр.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2023 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды