Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесе Казанның Ә.Максуди үзәгендә узачак

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесе Казанның Ә.Максуди үзәгендә узачак

«Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесе Казанның Ә.Максуди үзәгендә узачак. Төп яңалыклар Бөтенрәсәй хатын-кызларының “Мөслимә” оешмасы, “Ярдәм” фонды, Россиянең мөселман эшмәкәрләре берлеге 19 тапкыр “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесен оештыра. Конкурс балалар арасында Коръәнне, ислам нигезләрен яхшы белүне ачыклау өчен уздырыла.

Бәйгедә 4 тән 18 яшькәчә, Рәсәйнең һәм Татарстанның төрле районнарыннан 500дән артык бала катнашачак.

Бөтенрәсәй “Мөслимә” мөселман оешмасы җитәкчесе Әльмирә ханым Әдиятуллина сүзләре буенча, бәйгенең төп максаты ул – халкыбызга: тәрбияле, аек акыллы, эш сөючән, файдалы алмаш үстерүгә булышлык күрсәтү; традицион исламны җәелдерү; татар теле һәм мәдәниятен, яшь буын арасында тарихны пропагандалауга өлешебезне кертү.

Җиңүчеләр 38 номинация буенча бүләкләнәчәк: Кол Гали, Кол Шәриф, Ш.Мәрҗәни, Хөсәен Әмирхан, Хөсәен Фәизханов, Һади һәм Сади Максуди, Каюм Насыйри, Муса Бигиев, Риза Фәхреддин, Габдулла Тукай, Акмулла, Галимҗан Баруди, Исмаил Гаспринский, Гатаулла һәм Сафа Баязитовлар, Мөхлисә Бубый, Закир ишан Камалов-Чистави һ.б.

“Ярдәм” фонды советы җитәкчесе, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов игълан иткәнчә, күренекле татар имамнарын, галимнәрен яшь буын арасында таныту һәм хәтерләрендә мәңгеләштерү максатында бу елны “Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин”, “Габделхак хәзрәт Саматов”, “Әнвәр Хәйри” дигән номинацияләр өстәлгән.

Бәйге Казанның Ә.Максуди үзәгендә 9:00 сәгатьтә башланып, 13:00 сәгатькәчә дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү дин әһелләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, депутатлар катнашында 12:30 сәгатьтә булачак.

Әлмирә Әдиатуллина 8917 853 34 86

Казанның Ә.Максуди үзәге адресы: УЛИЦА КРАСНОКОКШАЙСКАЯ, 156.

“Ярдәм” фонды матбугат үзәге

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды