Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Сөембикә энеләре һәм сеңелләре”н танылган җырчы Илһам Шакиров котлады

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре”н танылган җырчы Илһам Шакиров котлады

«Сөембикә энеләре һәм сеңелләре”н танылган җырчы Илһам Шакиров котлады. Төп яңалыклар Узган ял көннәрендә Казандагы «Ярдәм» мәчетендә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» дигән Бөтенроссия бәйгесе үткәрелде. Бу ярышның төп оештыручылары хатын-кызларның Бөтенроссия “Мөслимә” оешмасы һәм “Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды әһелләре иде.

Конкурста 500гә якын бала һәм яшүсмер катнашты. Әлеге бәйгедә катнашу өчен балалар Татарстанның төрле төбәкләреннән, шулай ук Самара, Ульяновск, Мордовия һәм Удмуртиядән килгәннәр иде. Анда катнашучылар Коръәнне яттан укый белү һәм ислам нигезләре буенча ярыштылар. Балалар шулай ук ислам тарихы һәм Татарстанның күренекле тарихи шәхесләре турындагы сорауларга да җаваплар бирделәр. Бәйгедә 4 яшьтән алып, 18 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр катнашты, дип хәбәр итте ярышларның төп оештыручысы, хатын-кызларның “Мөслимә” оешмасы рәисе Әлмира апа Әдиатуллина.


Ярышларны ачу тантанасында Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы, шулай ук конкурс жюрие рәисе Илдар хәзрәт Баязитов, Казан мэриясенең Телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар үзара хезмәттәшлек бүлеге хезмәткәре Илгиз Сарманов, Казан каласы мөселманнары имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Россия Ислам институтының Коръәнхафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Ибраһим Сабиров, татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин һәм башка күренекле кунаклар катнашты.
Жюри рәисе Илдар хәзрәт Баязитов бәйгедә катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан мөфтие һәм үз исеменнән котлады. Илдар хәзрәт билгеләп узганча, әлеге конкурс үсеп килүче буында традицион ислам кыйммәтләрен һәм татар мирасын популярлаштыру максатыннан уздырыла.

Конкурста катнашу өчен илнең төрле төбәкләреннән күп балалар җыелды. Мин исламның һәм халкыбызның киләчәге ышанычлы кулларда булуына ышанам. Без барыбыз да “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесендә катнашучылар Россиянең танылган илаһият белгечләре Ш. Мәрҗани, Х. Әмирхан, К. Насыйри, Р. Фәхретдин һәм башкаларның данын дәвам итүчеләр булулары өчен тырышырга тиешбез,-дип белдерде Илдар хәзрәт Баязитов.

4-10 яшьтәге малайлар арасында җиңүчеләр:

1. Абдрахман Гомәрев (7 яшь, Казан);
2. Рәшит Хәмидуллов (8 яшь, Саранск);
3. Абдулла Шерматов (9 яшь, Түбән Кама).

11-14 яшьтәгеләр арасында җиңүчеләр:

1. Абдрахман Әүхадиев (13 яшь, Түбән Кама);
2. Әхмәт Әүхадиев (11 яшь, Түбән Кама);
3. Әхмәт Бәдретдинов (13 яшь, Мордовия Республикасы).

15-18 яшьтәге егетләр арасында җиңүчеләр:

1. Айнур Хәйруллин (Казан);
2. Марсель Ибраһимов (Казан);
3. Хәмзә Хәбибуллов (Саранск).

4-10 яшьтәге кызлар арасында җиңүчеләр:

1. Кәримә Газизуллина (Можга);
2. Хәнифә Кашапова (Казан);
3. Ясминә Газизуллина (Можга).

11-14 яшьтәге кызлар арасында җиңүчеләр:

1. Румия Гарипова (Яңа Чишмә);
2. Халидә Кашапова (Казан);
3. Әминә Яруллина (Казан).

15-18 яшьтәге кызлар арасында җиңүчеләр:

1. Наилә Сабирова (Казан);
2. Хәлимә Шакирова (Казан);
3. Ләйлә Шәрәфиева (Теләче районы).

“Кол Гали” исемендәге бүләккә Казаннан Исмәгыйль Сабиров лаек булды.
“Кол Шәриф” бүләгенә – Зәкәрия Давудов.
“Шиһабетдин Мәрҗани” бүләген Йосыф Камалетдинов алды.
“Һади һәм Садри Максудилар” бүләгенә Әхмәт Назимов ия булды.
“Каюм Насыйри” бүләгенә – Сәет Бәхтияров.
“Муса Бигиев”кә – Нурислам Данисов.
“Галимҗан Баруди”гә – Җәмил Шәрәфетдинов.
“Габдулла Тукай” исемендәге бүләкне Әкрам Гаманов алды.
“Акмулла” бүләге исә Шакир Мөхәммәтәмингә эләкте.
“Ризаэддин Фәхретдин” бүләгенә – Давуд Мөфлихунов.
“Хөсәен Фәезханов” бүләгенә Билал Камалетдинов лаек булды.
“Гатаулла һәм Сафа Баязитовлар” бүләгенә – Исхак Әгъламов.
«Хөснулла ахун Баһаветдин” бүләген Хәмзә Хәбидрахманов алды.
“Батырша” бүләгенә Фарук Гуманиев ия булды (Ульяновск).
“Әхмәт Тимер» бүләгенә – Исхак Сабиров.
“Закир ишан Камалов Чистави” бүләгенә - Муса Закиров.
“Хөсәен Әмирхан” бүләгенә – Шакир Мөхәммәтхәниф.
“Галиәсгар Камал” бүләген Ильмир Ишкиляев алды (Самара).
«Мөхәммәтҗан Хөсәенов” бүләгенә Илназ Хөснетдинов (Әтнә) лаек булды.
“Исмәгыйль Гаспралы» бүләген Илназ Шәрипов (Әтнә) алуга иреште.
«Зәйнулла ишан Рәсүлев” бүләгенә - Рөстәм Таҗетдинов.
«Әхмәтзәки Сафиуллин” бүләгенә Мөхәммәд Эшонов лаек булды.
«Габделхак хәзрәт Саматов” бүләген Нуруллаһ Шерматов алды.


Конкурста җиңүчеләрне татар галимнәре, тарихчылар, академиклар, язучылар, җырчылар һәм депутатлар Әнвәр Хәйри, Хатип миңнегулов. Фаяз Хуҗин, Искәндәр Гыйлаҗев, Роберт Миңнуллин, Римзил вәлиев, Нурмөхәммәт Хисамов, Айдар Хәйретдинов, Айдар Хәбетдинов. Фәйзелхак Ислаев, Фоат Рәфыйков, зөһрә Сәхәбиева, Тәэминә Биктимерова, Харис Салихҗан һәм башкалар котлады. Кунаклар “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” конкурсын оештыруны югары бәяләделәр. Алар әле генә шул исемдәге югары бүләкне алган балаларны күренекле татар галимнәренә лаеклы булырга чакырдылар.



Шулай ук бәйгенең олуг кунагы булып танылган җырчыбыз Илһам ага Шакиров килгән иде. Ул балаларны һәм яшүсмерләрне сәламләде, аларга киләчәктә дә зур уңышлар теләде.

Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин “Ярдәм” мәчетенең чын-чынлап традицион ислам үсешенең үзәгенә әйләнүе, Россия исламы традицияләрен дәвам итүче булуы турында әйтте.

“Җыен” фонды директоры Фоат Рәфыйков Илдар хәзрәт Баязитовка татар телендәге Коръән китабын бүләк итте һәм конкурсның киләчәктә дә “Ярдәм” мәчетендә үткәрелүенә, күркәм традициягә әйләнүенә теләк белдерде.

“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды