Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Сәйдәш моңнарын кабат яңгыратуга мохтаҗ без

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Сәйдәш моңнарын кабат яңгыратуга мохтаҗ без

Сәйдәш моңнарын кабат яңгыратуга мохтаҗ без. Төп яңалыклар Быел да без, 5-6 автобус тулган милләттәшләребез белән берлектә, Сәйдәшстанга – Кызыл Байрак авылына юл алдык. Мондагы мәйдан Казан сөлгеләре белән бизәлгән иде.

Анда якын тирә-як авыллардан килгән милләттәшләребез дә күп иде. Могътәбәр моң иясе, талантлы композитов Салих Сәйдәшев хакында аңлаткан стендлар да шактый эленгән. Халык айкалып-чайкалып тора.

Г. Камал исемендәге Татар халык академиясе театры вәкилләре бәйрәм уңышлы чыксын өчен бөтен көчен куйган. Биредә театр әһелләре күп иде. Илдус Әхмәтҗанов, Гөлнара Мурзиева, Гөлшат Имамиева, Зөһрә Сәхәбиева, тагын бихисап моң ияләре һәр күңелне иркәләде, назлады.

Бу көндезге тантананы, татар халкының моң иясе С. Сәйдәшевне искә алуны бик күңелле оештырганнар иде. Әлеге бәйрәмне хөрмәтле шәхесебез Идрис Газиев алып барды. Үзе дә атаклы җырларын башкарды.

Әлеге чараны үткәрүдә Югары Ослан районы җитәкчелегенә олы рәхмәт сүзләре яңгырады. Сәхнәдән С. Сәйдәшевнең нәселен дәвам итүче Рөстәм Әхмәревнең авазын да ишеттек. Болардан Сәйдәш иҗатына игътибарны яңадан башларга кирәклеге, зарурлыгы аңлашылды.

Шунысы эчне пошыра, уйландыра, кимсендерә: үсеп килүче балаларыбыз Сәйдәшне белми бит, җәмәгать. Ни аяныч!
Искә алу кичәсендә язучылар, зыялыларыбызның булмавы да яхшыга эшләмидер, дип уйлыйм.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды