Бүген Казандагы “Сөләйман” мәчетендә Рахманбердиев Рөстәм Хәетбай улы белән Советкина Вероника Николаевнага чираттагы никах хөтбәсе укылды. Аны гыйбадәтханә имамы Дамир хәзрәт Мәрвәров башкарды.
Рөстәм Хәетбай Кыргызстанда туып үскән, әнисе Садыйкова Римма Наил кызы белән Казанга күчеп килгәннәренә дә байтак еллар узган һәм менә ул үзенә лаеклы кәләшне тапкан. Чувашиядән Казанга килгән Вероника аның хатыны булырга ризалашкан.
Дамир хәзрәт башта яшьләргә ислам дине йолаларын өйрәтте, аннары мөселман булу кагыйдәләрен төшендерде. “Сөләйман” мәчетендә Вероника мөслимә булырга ризалашып, ислам динен кабул итте. Әйе, чувашлар элекке заманнарда, Казанны урыслар басып алганчыга хәтле (1552 елга кадәр) ислам динендә булганнар, аннары гына православиегә кереп киткәннәр.
Дамир хәзрәт яшьләргә ир һәм хатын вазифаларын тәфсилләп аңлатты. Аларның шатлыгын әниләре Римма Наил кызы да уртаклашты.