Бүген, ягъни 21 октябрьдә Казандагы “Сөләйман” мәчетендә 1985 елгы Игорь Кучеганов белән аннан 4 яшькә кече Алинә Хәсәнҗановага никах укылды. Бу изге эшне әлеге гыйбадәтханәнең мөэзине Рифат Ринатдин уңышлы гына башкарып чыкты.
Әнисе татар, ә әтисе рус милләтеннән булган Игорь моннан 10 ел элек Казанга Казахстаннан килеп урнаша. Ул хәзерге вакытта башкалабыздагы бер төзелеш оешмасында эшли икән. Ә Алинә бухгалтер вазифасын башкара. Менә алар башкалабыз Казанда танышып китеп, язмышларын бергә бәйләргә булганнар. 
Аллаһы Тәгалә Үзенең бәндәләренә балигълык яшенә җитү белән никахлашып яшәргә кушкан. Бу хакта изге Коръәндә: “Аның (Аллаһының кодрәтен күрсәтүче) билгеләреннән: Ул (Аллаһ) сезгә (күңелегез) алардан тынычлык табу өчен үзегез кебек үк парларны (хатын-кызларны) яратты, арагызда ярату һәм рәхимлек булдырды. Чынлыкта, бу нәрсәләрдә фикерләүче кешеләр өчен билгеләр бар!”-диелә (“Рум” сүрәсе, 30 нчы аять).
Бүген Игорь белән Алинә бер-берсенә тугры булырга ант иттеләр, шаһәдәт кәлимәсен әйттеләр, егет булачак хәләл җефетенә мәһәр буларак алтын балдак бүләк итте. Ә безгә исә шаһитләр сыйфатында аларга уңышлы тормыш теләргә генә калды.