Кичә, ягъни 15 апрельдә, Казандагы “Сөләйман” мәчете биләмәсен чистарту өмәсе үткәрелде. Анда әлеге гыйбадәтханә имамы Дамир Мәрвәров, аның ярдәмчеләре Р. Хаҗиев, Х. Гәрәев, җирле халык арасыннан Миңлеәхәт Минҗанов, Абдулла (Андрей) Титов һәм Марат белән Илназ катнашты.
Өмәчеләр мәчет ишегалдын һәм койма артын чүп-чардан арындырдылар, шулай ук агачларның корыган ботакларын кистеләр. Ә аннары мөселман кардәшләр бергәләп өйлә намазын укыды һәм өмә чәен эчеп, өйләренә таралыштылар. Һәркемнең күңелендә канәгатьлек хисләре һәм күтәренке кәеф иде. Дамир хәзрәт өмәдә катнашкан мөселманнарга үзенең олуг рәхмәтләрен белдерде.