Ислам дөньясындагы өч мөбәрәк айның берсе булган Рәҗәб аена кердек. Бүген, ягъни 31 мартта – Рәҗәб аеның беренче җомгасы. Ай календаре буенча Рәҗәб елның 7 нче ае һәм 4 изге айның берсе санала.
Әлеге изге айның башлануы Казандагы “Сөләйман” мәчетендә дә зурлап билгеләп үтелде. Аеруча бүгенге җомга намазы вакытында әлеге гыйбадәтханәнең имамы Дамир хәзрәт Мәрвәров үзенең вәгазен шушы вакыйгага багышлаган иде. Рәҗәб сүзе “тәрҗиб” кәлимәсеннән алынган. Тәрҗемәсе “хөрмәтләү”, “табыну” дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә бу айны хөрмәтләп, ураза тотучының һәм үзенә дога кылучының гөнаһларын кичерә, аны югары дәрәҗәләргә ирештерә. Бер хәдистә болай диелә: “Җәннәттә сөттән ак, балдан татлы Рәҗәб дигән бер елга бар. Рәҗәб аенда бер генә көн булса да ураза тоткан кеше шул елгадан шифалы ширбәт эчкән кебек булыр”.
Рәҗәб һәм Шәгъбән – Рамазан ае турында алдан хәбәр бирүче айлар булып тора. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) бер хәдистә болай дип әйткән: "Рәҗәб – Аллаһның ае, Шәгъбән – минем аем, ә Рамазан – өммәтемнең ае”. Берәү Пәйгамбәребездән (с.г.в): "Йә Рәсүлаллаһ, ни өчен Рәҗәб – Аллаһ ае соң ул? – дип сорагач, ул: "Бу айда чын күңелдән тәүбә итүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең шәфәгате иңә, бу айда кан түгү, сугышлар тыелган, бу айда Аллаһы Тәгалә бөтен пәйгамбәрләрнең догаларын кабул кылган һәм күп кенә әүлияләрне (изгеләрне) дошманнары кулыннан коткарган”,-дип җавап биргән.
Бу айның ике күркәм кичәсе бар: алар – Рәгаиб һәм Мигъраҗ кичәләре. Рәгаиб кичәсе Рәҗәб аеның пәнҗешәмбедән беренче җомгасына каршы киче, дип санала. Быел ул 30 март киченә туры килде. Бу кичә Мөхәммәднең (с.г.в.) әтисе Габдуллаһ хәзрәт белән әнисе Әминә ханымның никахлары булып, тәүге тапкыр кавышкан көннәредер. Бу кичтә мөселманнар изге теләкләренең тормышка ашуын, Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларын гафу итүен сорап дога кыла.
Шушылар хакында “Сөләйман” мәчетендә вәгазь сөйләүче Дамир хәзрәт Мәрвәров кем соң ул? Дамир 1953 елда Башкортстанның Дүртөйле районында бишенче бала булып дөньяга килә. Ул үсеп буйга җиткәч, армиядә хезмәт итеп кайта, аннары туган якларындагы Мәдәният йорты директоры булып эшли. Шулай да аның күңелен Аллаһыга булган мәхәббәт яулый һәм ул Октябрьск каласына барып, анда Татарстан мөфтие булачак Госман хәзрәт Исхакый нигез салган мәдрәсәдә дини белем алуга ирешә. Менә шул вакытлардан бирле Дамир хәзрәт, ягъни 30 елдан артык ислам диненә хезмәт итә. Ул Агыйдел каласының имам-мөхтәсибе булып эшли.
Балалары Казанга укырга китеп баргач, аларның гаиләсе шулар артыннан Татарстан башкаласына юл ала. Инде пенсия яшенә җиткән булса да, Дамир хәзрәт өйдә тыныч кына утыру юлын сайламый, ягъни ул Казандагы “Сөләйман” мәчетенең имамы итеп эшкә урнаша. Менә ике елдан артык вакыт эчендә әлеге вазифаны уңышлы гына башкарып килә. Мондагы мәхәллә халкына төрле камыр ризыкларын, пылауны да Дамир хәзрәт үзе әзерләп ашата. “Ризык әзерләү буенча бернинди махсус уку йортларын тәмамламадым, “Сөләйман” мәчетенә эшкә килгәч кенә әзерләргә тотындым. Һәммәсе дә Аллаһының рәхмәтеннән тора. Аннары пешерергә теләгең һәм кирәкле оның, маең, башка азыкларың булганда, бу гамәлгә курыкмыйча тотыну кирәк”,-диде Дамир хәзрәт.
Бүгенге көндә Дамир хәзрәт үзенең ярдәмчеләре Рәмис Хаҗи һәм Хатыйп Гәрәйдән канәгать. "Бу егетләр миңа җомга һәм башка намазларны да үткәрергә булыша, алар һәр эштә башлап йөриләр",-ди Дамир хәзрәт.

Мәхәллә халкы Рәҗәб аеның беренче җомгасында намаз укып, ягъни Аллаһыга тиешле булган вазифаларын үтәп, әзерләгән ризыклары өчен Дамир хәзрәт Мәрвәровка олуг рәхмәтләрен әйтеп таралышты.
