Бар ил Җиңү өчен тырышкан. Сугыш чорында балалар кычыткан, балтырган, юа, какы ашаган
Без – 5-6 яшьлек балалар - әниләрбезгә бәрәңге киптерергә булыштык. Бармак-бармак буе ап-ак булып кипкән бәрәңге кисентеләре әле дә булса күз алдында тора. Ә аңынчы без – балалар бәрәңге әрчедек. Куллар, күшегеп, чия-көрән төскә керә иде. Елау, зарлану юк. Әни безне яратса да, кырыслыгын ташламады. Кирәк, димәк, фронт өчен – сугышчыларга кирәк. Без моны яхшы аңлый идек. Кирәк!
Үзебезгә нәрсә диген? Ул еллар искә төшсә, без тукланган ачы какы, балтырган, сәрдә, алабута үләннәре “җанлана” шикелле, аларның дәвамы булып кәбестә, чөгендер яфраклары күз алдында хәрәкәткә килә кебек.
Әйе, сугыш елы балалары елдан-ел кими бара, авырулар, балачак бәхетсезлеге, юклыгы арттан калмый. Бүгенге көннәрдәге яшәешнең яхшырагын – бәхетле, сәламәт картлыгыбызны бик күрәсебез килә.
Бәрәңгеләребез, ипиебез һәрчак булса иде. Сугыш елы балаларының – безнең бәрәңгенең тәме китми авыздан...
Әлмира Һәдия, җәмәгать эшлеклесе. Мәрхүмә.
|