Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Тәэминә Биктимерова: Журналистика аркасында шәп язучыбызны югалтканбыз икән

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Тәэминә Биктимерова: Журналистика аркасында шәп язучыбызны югалтканбыз икән

Тәэминә Биктимерова: Журналистика аркасында шәп язучыбызны югалтканбыз икән. Төп яңалыклар Бүген Казандагы “Ярдәм” мәчетендә күренекле каләм иясе, ветеран журналист Мөслимә Шәфыйкның (Лена Шәфыйкова) «Зур Казан” басмаханәсендә татарча басылып чыккан “Корычлар ныклыгы гынамы?!!” китабын тәкъдим итү кичәсе үткәрелде. Анда Бөтенроссия “Мөслимә” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы әгъзалары, киң җәмәгатьчелек вәкилләре, журналистлар катнашты.

«Ярдәм» мәчете имамы Раил хәзрәт Әхмәтев Коръән укып башланган кичәне “Мөслимә” оешмасы рәисәсе Әлмира апа Әдиатуллина алып барды һәм залда утыручыларга: ”Милләт басуындагы гөлләрем, чәчәкләрем, сез! Әйбәт кенә килеп җиттегезме?”-дип мөрәҗәгать итте.

Башта “Мөслимә” иҗтимагый оешмасының быелгы күренекле эшләрен бәян иткәннән соң, Әлмира апа Мөслимә Шәфыйкның күптән түгел басылып чыккан китабына тукталды. “Бу китапта милләтнең алга барышы турындагы язмаларны укып шаккатасың. Без Мөслимә ханым белән бергәләп Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә белем алдык, хәтта аның беренче чыгарылышы булдык. Аннары Мөслимә ханым 25 ел буена Татарстан радиосында эшләде. Хәзер ул - безнең “Мөслимә” оешмабызның матбугат сәркатибе. Аның язмалары “Мөслимә” газетасында еш басыла, бик актив кешеләребезнең дә берсе ул. Без бергә булганда, уңышларга ирешербез, Аллаһы боерса”,-диде Әлмира апа.

Галимә Лена ханым Таҗиевага сүз бирелгәч, Габдулла хәзрәт Галиулла мөфти вакытта хаҗга 170 кешене алып бару кыйссасын сөйләде. Мөслимә ханым Шәфыйк та алар белән хаҗ кылган, әмма аның аяк киеме бик җайсыз вә уңайсыз булган. Ул соңыннан үткәрелә торган саубуллашу хаҗына бара алмаячагы хакында әйткән. Лена ханымга үзенең ахирәтен соңгы хаҗга барырга үгетләргә туры килгән. Аллага шөкер, менә алар хаҗ шартларын уңышлы гына узып та чыкканнар. “Мин шунда Мөслимә ханымга бу хаҗның нинди авырлык белән бирелгәнлеген аңладым, тик ул болар хакында миннән башка берәүгә дә сөйләмәде, кырылган аякларын күрсәтмәде. Андагы сабырлыкка, авырлыкларга түзү сыйфатына мин гаҗәпкә калдым”,-дип бәян кылды Лена ханым.

“Мине бу китапны тәкъдим итү кичәсенә чакыруыгыз өчен зур рәхмәт,-дип башлады сүзен галимә, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә апа Биктимерова. Аннары сүзен болай дәвам итте: - Мин Мөслимә ханымның “Сюрприз” хикәясен укыдым да еладым. “Кирәкми миңа андый әти!” дигән баланың фаҗигасен укып еладым. Мин бик кызгандым ул баланы. Журналистика юлыннан киткән нинди әйбәт язучыбызны югалтканбыз икән, дип әрнедем. Үткен каләмеңне хәзер дә югалтма, Мөслимә ханым. Син безгә бик кирәк”,-диде Тәэминә апа.

“Гадел” һәм “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсәләр мөгаллимәсе Фәния абыстай Җәләлиева: “Минем язучыларга, журналистларга, шул исәптән Мөслимә Шәфыйкка динебезне алга җибәрүдә тырышулары өчен аерым зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Журналистларга карап, халык үрнәк ала. Менә 14 ел буена без инде алар белән эшебезне бергә алып барабыз. Бу китап халкыңа тугры хезмәт итү мәхәббәте белән сугарылып язылган”,-диде.

“Татарстан” радиосында озак еллар буена диктор вазифасын башкарган Фәйрүзә Мәсгут: “Китапка килгәндә, мин дә аның бер герое булып торам. Бакчаларыбыз янәшә безнең. Бу китапның бер үзенчәлеген әйтим әле: кайбер язучылар байлар турында, ә икенчеләре, Мөслимә ханым кебекләре, гади кешеләр хакында яза”,-диде.

Бу кичәдә әле тагын күп гүзәл затлар сүз алып сөйләде.
Бервакытны Сәйдә апа Аппакованы Мөслимә ханым радиодан сөйләргә чакыра. Шул ук чагында Мөслимә апа белән бергә эшләгән икенче берәү Харис хәзрәт Салихҗанны чыгыш ясарга чакыра. Мөслимә ханым үз сүзендә тора, теге журналистны сүгеп ташлап, Харис хәзрәткә җайлап кына икенче атнага килергә куша. Шул рәвешле, низаг булмый кала, бөтен эш җайга салына. Тик азан әйтүче булмаганлыктан, Сәйдә абыстайга 3 сәгать буена үзенә генә сөйләргә, гает тамашаларын Мөслимә ханым белән алып барырга туры килә.

“Ярдәм” мәчетендәге “Корычлар ныклыгы гынамы?!!” китабын тәкъдим итү кичәсендә мондый хатирәләр әле күп сөйләнде. Анда әле Гөлназ Гасимова, Ләмига абыстай һәм башкалар чыгыш ясады. Гыйбадәтханәдә дини белем алучы Гыймран Чебугаев Коръән сүрәләре укыгач, андагы апалар инде мәчетләребез дә, имамнарыбыз да бар, хәзер әхлакый тәрбияне күтәрү мәслихәт дигән фикер белән таралышты.

Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды