Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов, ТҖ МДНнең дәгъват бүлеге белгече Марсель хәзрәт Мингалиев 18 нче Төзәтү колониясендә булдылар.
Колониянең гыйбадәтханәсендә Диния нәзарәте хезмәткәрләренә чәй әзерләгән иделәр, шунда тоткыннар аларга дини мәсьәләләргә, якынлашып килүче Корбан бәйрәменә кагылышлы сораулар бирделәр. Сөйләшү барышында динне, ислам дөньясы вакыйгаларын дөрес аңлау мәсьәләләре каралды. Мөфти Камил хәзрәт ислам динен өйрәнү белән бәйле сорауларның барысына да җаваплар бирде, ул хөкем ителгән кешеләргә вакытны бушка үткәрмәскә, файдалы уздырырга, ягъни Коръәнне өйрәнергә, тәүбәгә килергә һәм игелекле гамәлләр кылырга кирәклеге хакында әйтте.
Бу колония мөселманнары дини мәгърифәт өлкәсендә бик актив эшлиләр. Алар тарафыннан “Азбука похорон” дигән китап язылды һәм тәкъдим ителде, Пәйгамбәрнең туган аенда аңа багышланган семинар һәм башка чаралар үткәрелде.