Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова һәм Аида Шәрипова «Ярдәм» мәчетен карап киттеләр

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова һәм Аида Шәрипова «Ярдәм» мәчетен карап киттеләр

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова һәм Аида Шәрипова «Ярдәм» мәчетен карап киттеләр. Төп яңалыклар Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча Комитет рәисе, сәламәтлек саклау өлкәсендә милли проектны тормышка ашыруны күзәтү буенча Татарстанның Дәүләт Советы Комиссиясе җитәкчесе, “Бердәм Россия” партиясе әгъасы Светлана Михайловна Захарова һәм бюджет, салым һәм финанслар буенча Татарстан Дәүләт Советы Комитеты рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Аида Фәнил кызы Шәрипова Казандагы “Ярдәм” мәчетенә килеп киттеләр.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Аида Шәрипова һәм Светлана Захарованы “Ярдәм” мәчетенең имам-хатибы, Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов каршы алды. Дәүләт Советы вәкилләре “Ярдәм” мәчетенә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән шәкерләр, аларны укыту-тернәкләндерү үзәге белән таныштылар. Илдар хәзрәт Баязитов аларга үзәк һәм мәчеттәге социаль эш хакында тәфсилләп сөйләде, социль проектларны тәкъдим итте.

Илдар хәзрәт билгеләп узганча, Казандагы “Ярдәм” мәчетенең күп кенә проектлары Россия Президенты Владимир Путинның рухани затларны социаль эш, ягъни яшьләр һәм хатын-кызлар клублары, хәйрия фондлары булдырып, шөгыльләнергә чакыруына җавап йөзеннән, барлыкка килде. Бүгенге көндә мәчеттә хатын-кызларның эшлекле клубы, “Иман йорты” дигән яшьләр клубы, мөслимәләр клубы һәм “Яшь мөселман һәм мөслимәләр” клубы актив эш алып бара. Шулай ук үзәктә ай саен “Ярдәм” фонды ярдәмендә күрмәүчеләр өчен курслар бара.



Илдар хәзрәт сүзләренчә, социаль хезмәт ул торгынлыктан чыгу юлы булып тора. Әгәр мөселман руханилары социаль хезмәт белән актив шөгыльләнсә, без яшьләрне негатив күренешләрдән, секта һәм кискен агымнардан сәламәтләндерә алырбыз, дип таныштырды кунакларны Илдар хәзрәт.

Светлана Захарова һәм Аида Шәрипова үзәкнең эшен югары бәяләделәр. Алар “Ярдәм” үзәгенең җәмгыять һәм ил өчен социаль әһәмиятен билгеләп уздылар. Шулай ук Светлана Михайловна Захарова күрмәүчеләр үзәгендә Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәте Комитеты утырышын үткәрергә тәкъдим итте. Анда Татарстандагы барлык дин вәкилләре дә катнашып, инвалидларны тернәкләндерү мәсьәләсе буенча сөйләшү булыр дип көтелә.

“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды