"Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе Генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Юныс улы Әминов бүген Казанның "Ярдәм” мәчетенә һәм күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгенә килеп китте.
"Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов Илшат Әминовны күрмәүчеләрнең тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге белән таныштырды, яшьләрнең социаль проектлары турында сөйләде.
Илшат Әминов һәм Илдар хәзрәт Баязитов өммәт алдында торган мәсьәләләр хакында сөйләштеләр, белем алу, мәгърифәт системасын яңарту зарурлыгын билгеләп үттеләр. Алар шулай ук "Яңа Гасыр”да мөселман тематикасын яктырту мәсьәләсен тикшерделәр.
Илшат Әминов сүзләренчә, ул "Ярдәм” мәчете һәм күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре эшчәнлегеннән таң калган.
"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте