Казандагы 2 нче Төзәтү колониясендә шул төрмәдә беренче мәчеткә нигез салган Касыйм хәзрәт Нуруллинны искә алу чарасы үткәрелде. 2 нче колониядәге бу гыйбадәтханә горур рәвештә “Касыйм” исемен йөртә. Тоткыннарның күпчелеге яраткан хәзрәтләрен “Касыйм бабай” дип атап йөрткән. Моннан 10 ел элек Касыйм хәзрәт вафат була һәм аның батырлыгы турындагы хатирәләр барлык мөселманнарның йөрәгендә саклана.
Әлеге чарада РФ УФСИНенең Татарстандагы дин эшләре киңәшчесе Рафаэль Дәүлиев, ЦРА АНО җитәкчесе Азат Гайнетдинов, Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге белгече Марсель Мингалиев, 2 нче Төзәтү колониясе имамы Илнур Фәрзиев катнашты.
Диния нәзарәте, “Ярдәм” хәйрия фонды һәм ЦРА АНО хезмәткәрләре алып килгән ит ризыклары, хөрмә, конфетлар һәм тәмле чәй тоткыннарның күңеленә хуш килде.
Бай табын артында утыручылар Касыйм бабайның дини эшчәнлегенә һәм аның төрмәдәге бәяләп бетергесез хезмәтенә зур бәя бирделәр, истәлекләре белән уртаклаштылар. Ихлас һәм үз эшенә бирелгән кеше буларак сурәтләп, башкаларга үрнәк күрсәткән Касыйм бабайны искә алдылар.
Сый табыны тәмамланганда, Касыйм бабайның рухына багышлап Коръәннән сүрәләр укылды, шулай ук Рабигуль әүвәл аенда дөньяга килгән Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәр хөрмәтенә салаватлар әйтелде.
Колониядәге тоткыннар үзләрен тәмле ризыклар белән сыйлаган мөселманнарга рәхмәтләрен әйттеләр һәм мондый чараларны киләчәктә дә үткәрәчәкләре хакында ышаныч белдерделәр.