Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Татарстан мөфтие Мәликә ханым Гыйльметдиновага медаль тапшырды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Татарстан мөфтие Мәликә ханым Гыйльметдиновага медаль тапшырды

Татарстан мөфтие Мәликә ханым Гыйльметдиновага медаль тапшырды. Төп яңалыклар 10 майда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Күзләре күрмәүче мөселманнарны тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдиновага "Халык алдындагы казанышлары өчен” медален тапшыру тантанасы үткәрелде.

ТҖ МДНнең матбугат хезмәте вәкиле хәбәр иткәнчә, Мәликә Рәфкать кызына бу медальне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тапшырды. Әлеге чарада аның урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, Татарстан Мөслимәләре берлеге рәисе, Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитеты җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина, "Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, Диния нәзарәтенең Яшьләр бүлеге башлыгы Айнур Әхмәтшин катнашты.

Татарстан мөфтие Мәликә ханымның инвалидлар арасында рухи кыйммәтләрне торгызуда керткән зур ролен билгеләп узды, Аллаһ юлында киләчәктә дә уңышлар теләде. "Тормышта мөһим нәрсәләрдән мәхрүм булган кешеләр Сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә иң әһәмиятлесенә – Аллаһка ышануга ирешәләр”,-диде Камил хәзрәт.

"Сез шөгыльләнгән гамәлгә һәркем дә тотынмаска мөмкин,-диде Наилә ханым Җиһаншина. - Динебезгә Сезнең керткән өлешегез, әлбәттә, билгеләнеп үтәргә тиеш. Әгәр җәмгыятебездә Сезнең кебек кешеләр күбрәк булса, дөньялар тагын да ямьлерәк булыр иде”.

Мәликә 1963 елның 10 маенда Үзбәкстанның Термез каласында ишле гаиләдә дөньяга килә. Аларның әтисе Рәфкать - баш зоотехник, әниләре Сания ханым рус теле укытучысы булды. Кечкенәдән мөгаллимә булырга хыялланган кыз 1980 елда Саратовтагы университетның Термездагы филиалына рус филологиясе факультетына укырга керә һәм аны уңышлы гына тәмамлап та чыга. Аннары ул 15 ел дәвамында, ягъни 1999 елга кадәр Татарстан шәһәрендәге урта мәктәптә балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан дәресләр укыта. 2000 елда Мәликә Казанда ислам нигезләрен өйрәнә. Татарстан башкаласында да Мәликә ханым укытучылык һөнәре буенча эшләвен дәвам итә. Шул ук вакытта ул 2004-2005 елларда колагы ишетмәүчеләр һәм күзләре күрмәүчеләр телендә сөйләшергә, язарга өйрәнде. Ә боларны белү исә 2004 елда Казандагы "Сөләйман” мәчетендә Күзләре күрмәүче мөселманнарны тернәкләндерү үзәге ачылгач, аңа бик ярап куйды. Дөресен генә әйткәндә, башта аңа һич тә җиңел булмады, чөнки Татарстанда гына түгел, Россиядә әһле ислам өчен мондый тернәкләндерү үзәге юк иде. Мәликә ханымның үзенә сукыр мөселманнарны Брайль системасы буенча укыту методикасын булдырырга туры килде. Шушы максатлардан, аның узган елда рус телендә язылган "Зрячим о незрячих” дигән китабы басылып чыкты.

Мәликә ханым Гыйльметдиновага инвалидларны ислам диненә тартуда, аларга Коръәнне укырга өйрәтүдә уңышларга ирешкәне өчен элекке мөфти Госман хәзрәт Исхакыйдан, "Единая Россия”дән, Ингушетия башлыгы Юнысбәк Евкуров кулыннан һәм башкалардан рәхмәт хатлары, котлаулар алу насыйп булды.

Шуны әйтеп узу мәслихәт: Бөек Ватан сугышы аларның гаиләсен дә читләтеп узмады, Мәликә ханымның ике бабасы да яу кырында ятып калды.

Дини яктан алганда да Баязитовлар (Мәликә ханымның кыз чактагы фамилиясе – Баязитова) – күренекле шәхесләр. Әйтик, аларның әтисе ягыннан туганнары Сафа Баязитов Россия мөселманнарының алтынчы мөфтие булган. Аларның юлын бүгенге көндә "Сөләйман” мәчетенең имам-хатибы, Татарстан мөфтие ярдәмчесе, Мәликә ханымның бертуган энесе Илдар хәзрәт Баязитов дәвам итә.

Бу көннәрдә исә аның күпсанлы рәхмәт хатларына, бүләкләренә тагын икәү – Киров һәм Мәскәү районнары җитәкчесе Дамир Фәттаховтан алынган "Мактау грамотасы” һәм Татарстан мөфтие тапшырган медаль өстәлде.

"Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Дамир әфәнденең "Мактау грамотасы" да, Татарстан мөфтие Камил хәзрәтнең медаль тапшыруы да минем өчен көтелмәгән хәл булды. Һәммәсенә дә Аллаһының рәхмәтләре яусын минем хезмәтемне шулай югары бәяләгәннәре өчен",-диде Мәликә ханым тыйнак кына.

Бу котлауларга безнең "Сөләйман” мәчете мәхәлләсе халкы да кушыла һәм юбилярга Аллаһының рәхмәтендә булып, сау-сәламәт килеш озын-озак гомер кичерүен теләп кала.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды