Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Татарстан Мөфтиенең Ураза гаете уңаеннан мөрәҗәгате

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Татарстан Мөфтиенең Ураза гаете уңаеннан мөрәҗәгате

Татарстан Мөфтиенең Ураза гаете уңаеннан мөрәҗәгате. Төп яңалыклар

Мөселманнарның күңелендә бүген – моңсу катыш шатлыклы хисләр, чөнки зарыгып көткән изге Рамазан ае бик тиз арада ахырына якынлашты. Уразалы көннәр, йокламыйча гыйбадәттә уздырылган төннәр, мәчетләрдә җәмәгать белән кылынган тәравихлар һәм кардәшләрне бергә җыйган кунакчыл ифтарлар, гаиләләребез белән үткәргән бәрәкәтле сәхәрләр артта калды…

Әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәәтүһ!

Газиз милләттәшләрем!

Сезне чын күңелдән мөбәрак бәйрәм — Ураза гаете белән котлыйм! Мөселманнарның күңелендә бүген – моңсу катыш шатлыклы хисләр, чөнки зарыгып көткән изге Рамазан ае бик тиз арада ахырына якынлашты. Уразалы көннәр, йокламыйча гыйбадәттә уздырылган төннәр, мәчетләрдә җәмәгать белән кылынган тәравихлар һәм кардәшләрне бергә җыйган кунакчыл ифтарлар, гаиләләребез белән үткәргән бәрәкәтле сәхәрләр артта калды…

Аллаһының Рамазан аенда гына бирелә торган сансыз рәхмәтләре белән хушлашу бигрәк тә күңелне төшерә. Бу хакта сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ хәдисендә: عَنْ أَبِي مَسْعُودٍ، عَنِ النَّبِيِّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ قال: «لَوْ يَعْلَمُ الْعِبَادُ مَا رَمَضَانُ لَتَمَنَّتْ أُمَّتِي ‌أَنْ ‌يَكُونَ ‌السَّنَةَ ‌كُلَّهَا» “(Аллаһы Тәгалә) коллары (Изге) Рамазан аенда нәрсәләр (бирелгәнлеген) белсәләр, өммәтем аның ел буе дәвам итүен теләр иде” (Ибне Хөзәймә, «Сахих», 1886. Бәйхакый, “Шүгабуль Иман”, 3634).

Аллаһ безгә киләсе елда да айларның солтанын каршы алырга насыйп итсен! Шулай да кешеләрнең йөрәкләре Рамазан аенда иман, игелек һәм күркәм ниятләр белән тулып өлгергәндер — Ураза бәйрәменә без әнә шундый өмет белән керәбез. Хактыр ки, ураза адәм баласына рухи чистарыну һәм үз нәфесен тәрбияләү өчен бирелгән. Бәйрәмне мөселманнар югары дәрәҗәдәге тәкъвалыкта каршылый, хәзер исә үзеңдә бу рухи сафлыкны, ә тирә-якта кардәшлек, кичерү һәм мәрхәмәтлелек мохитен саклап калу мөһим…

Шул рәвешле, Ураза бәйрәме — Аллаһының ярлыкавына ирешеп, гамәл дәфтәрләребезнең яңа битен ачу һәм Рамазанда башланган күркәм эшләрне дәвам итү өчен иң яхшы сәбәп ул. Әмма ураза тотучы мөселманнарның Ураза бәйрәме белән бәйле иң зур өмете, әлбәттә, гөнаһларының ярлыкануы һәм җәзадан котылуы белән бәйле.

Рамазан аенда бөтен гыйбадәтләрне бары Аллаһ ризалыгы һәм Аның мәгъфирәтенә ирешү өчен кылдык бит. Хәдистә болай дип әйтелә: عَنْ أَبِي سَلَمَةَ بْنِ عَبْدِ الرَّحْمَنِ بْنِ عَوْفٍ، عَنْ أبيه عَنِ النَّبِيِّ ﷺ قَالَ: ”إِنَّ اللهَ عَزَّ وَجَلَّ افْتَرَضَ صَوْمَ رَمَضَانَ وَسَنَنْتُ قِيَامَهُ، فَمَنْ صَامَهُ إِيمَانًا وَاحْتِسَابًا وَيَقِينًا، كَانَ كَفَّارَةً لِمَا مَضَى أَوْ لِمَا سَلَفَ“.

Әбү Саләмә ибн ‘Абдур-Рахмән ибн ‘Ауф үзенең әтисенең Пәйгамбәрнең ﷺ: “Хакыйкатьтә,

Аллаһ – Кодрәтле һәм Бөек, Ул сезгә Рамазанда ураза тотуны боерды, ә мин бу айда төнге намазлар укуны сөннәт кылдым. Һәм шуңа күрә кем дә кем иман, өмет һәм ышаныч белән ураза тотты икән, аның гөнаһлары ярлыканыр [Аллах гафу кылыр]”, – дип әйткәнен тапшырган («Бәйһәкый, “Шүгабүль Иман”, №3342). Без, ай буена ураза тотып, гөнаһларыбыздан тәүбә иттек – Раббыбыз барчабызны ярлыкаса иде! Аның мәрхәмәте — чиксез, шуңа күрә без аңа лаек булырбыз, Ин шә Аллаһ. Әгәр безнең әхлагыбыз, гамәлләребез һәм холкыбыз яхшы якка үзгәрсә, без догаларыбызның кабул булуын аңларбыз.

Мин ихластан барыбызга да шуны телим: Аллаһы Тәгалә Ураза бәйрәме хөрмәтенә безнең Рамазан аенда кылынган барлык гыйбадәтләребезне, изге гамәлләребезне һәм саф ниятләребезне кабул итсен, Үзенең рәхмәте белән бүләкләсен. Тоткан уразаларыбыз Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итеп, Кыямәт көнендә шәфәгатьче булса иде. Ураза гаете мөбарәк булсын!

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

 

Темы и тэги, которые могут быть интересны: ислам коран сунна напоминание иман религия дагестан намаз мусульмане сунна пророка мусульманка чечня мечеть хиджаб истина мухаммад ихсан рамадан рамазан пост разговение фидья фидия фитр закят закот фитер ураза гаит праздник курбан ингушетия кавказ хадисы аят мусульманин махачкала азан иман сура медина умма мирзоев рахмонов минниханов эрдоган турция душанбе таджикистан бишкек алтайбаев платья исламские видео религия картинки махар махер никах ислам и секс кчр одежда магазин истина жизнь чечня намаз мусульмане ингушетия риба банк деньги финансы богатство богатый жених невеста свадьба туй напоминание москва грозный мусульманка мечеть хиджаб хадисы хадис россия мусульманин мекка рамадан умма мухаммад хадж аварцы чеченцы адыгея сочи краснодар халяль еда рецепты маркет уфа заработок мясо кафе работа деньги бизнес торты астана отель самара отдых экспо работа туризм астрахань новости халал татар татары татарстан татарский казань татарка казан радио тв малай вайн татарочки татарские язык я татарин москвы эстрада татария  пенза самары татарочки елюзань белозерье татарки лямбря поймут хабиб нурмагомедов мюрид суфи суфий тарикат челябинск новосибирск екатеринбург омск питер ростов одежда воронеж красноярск волгоград любовь мода пермь саратов владивосток мужская
туризм путешествие море дубай египет шарджа челны нижнекамск казахстан нива осень альметьевск башкортостан аксессуары дети лаишево хмао татарстан24 фото почта подписка
алматы астана правда набережные челны бирск баймак сибай казах казахи токаев намаз нурсултан тараз поймут атырау актау назарбаев караганда актобе токаев алматы бисмиллях
каспийск костанай снг ссср ташкент бухара самарканд баку мусульмане фильмы прикол узбеки туркмены ашхабад калмыкия бурятия байкал тюмень томск интернациональная петропавловск футбол фильм караганда актау атырау павлодар актобе красота тараз семей костанай уральск маникюр ногти наращивание хна красота красивая казахстанский дизайнеры ташкент узбекистан авиабилеты самарканд навои бухара путешествие техника бишкек верный китай уйгуры туры хива
оптом мода одесса доставка беларусь душанбе киргизия кыргызыстан бишкек фергана ош андижан исфара ходжанд афганистан индия африка америка палестина израиль газа иерусалим джидда медина каир алжир тунис марокко танец живота спорт песни музыка тексты скачать нашид нашиды мунаджат счастье семья брак сваха знакомства знакомство анкета фото фотография видео дружба женитьба замуж любовь иностранец араб турок иран иранец еврей русский фин француз англия лондон америка париж франция берлин германия курган тверь мурманск учитель коран уроки медресе мечеть университет теология кфу пфу кгу врач доктор медицина лечение болезнь рождение смерть жизнь дом сад огород строительство квартира недвижимость читать книга ботокс пластика операция губы сделать стоматология зубы пластическая хирургия обрезание ковид простуда фитнесс похудение еда кухня 


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды