Бүген, 4 гыйнварда, мәүлид аендагы чираттагы күркәм гамәл кылынды – Теләче районының Иске Җөри авылында ятим һәм физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен өй шартлары тудырылган приют рәсми рәвештә ачылды. Әлеге үзенчәлекле оешманы ачу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, урынбасарлары Илдар хәзрәт Баязитов, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Казан шәһәре мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмагыйл хәзрәт Фәләхиев, район башлыгы Илдус Зарипов катнашты. Чарага төрле төбәкләрдән кунаклар килде. Шулай ук авыл халкы да әлеге күркәм вакыйга шаһиты булды.
Чараны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ачып җибәрде. Ул баштан Пәйгамбәребез (с.г.в.) туган ай – Мәүлид ае белән тәбрикләде. Аннары тормыш сынауларына дучар булган балаларны сыендырган приютны оештырган социаль эшләр буенча җаваплы урынбасары Илдар хәзрәт Баязитовка, приют директоры Мәликә ханым Гыйлметдиновага рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Ятим балаларга ярдәм итү кебек социаль проектларны тормышка ашыру бүгенге көндә бик әһәмиятле. Һәм бу республика мөселманнарының социаль хезмәт күрсәтү юнәлешендәге бер адымы дип саныйм. Мәүлид аен шушындый саваплы һәм күркәм гамәлләр кылып уздырырга язсын. Приютны булдыруга өлеш керткән һәм биредә эшләүче тәрбиячеләргә, Аллаһы Тәгалә үзенең әҗер-савапларын мулдан бирер, иншАллаһ”,- диде Татарстан мөфтие.
Приют Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең алдагы өч елга планлаштырылган социаль эшләре кысаларында ятим һәм авыру балалар өчен булдырылды.
2014 елның 22 ноябрендә приютка физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар кабул ителә башлады. Хәзерге көндә биредә бик авыр сынауларга дучар булган 3-18 яшьлек 10нан артык бала җыелган. Алар төрле диагнозлы булудан тыш, әти-әниләреннән мәхрүм калганнар. Күбесен әтиләре, әниләре ташлап киткән.
“Биредә 20 баланы тәрбия кылу ниятләнелгән. Аларның уку класслары, ял итә торган бүлмәләре булган мәдрәсәләре авыл мәчете каршында гына урнашкан, калган бар вакытларын уздыра торган яшәү урыны өчен аерым бина да бар. Приютны гамәлгә куючылар алдында бик зур бурыч тора. Бу балаларны тормышка яраклаштырып үстерергә, аларга өй җылысын бирергә, бөтен авырлыкларын җиңеләйтергә кирәк. Моның өчен приютта бар шартларны тудыру каралган. Тернәкләндерү, релакс, массаж бүлмәләре булдырылган”, - диде мөфти урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов.