Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фонды рәисе, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибе, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка Татарстан Республикасының “Хезмәткә дан” медален тапшырды.
Җөмһүриятебез күләмендәге бу бүләкне тапшыру тантанасы Казан Кремлендә үткәрелде.
“Хезмәткә дан” медале дәүләт, икътисад, социаль һәм мәдәният, республиканың фәнни мөмкинлекләрен үстерү, шулай ук иҗтимагый вә хәйрия өлкәсендәге уңышларга ирешкәннәр өчен тапшырыла.
Әлеге медаль 925 нче дәрәҗәдәге саф көмештән коелган. Ул 34 мм диаметрлы түгәрәк рәвешендә.
Илдар хәзрәт Баязитов әлеге бүләккә Россия күләмендәге күрмәүчеләргә хәйрия гамәле кылганы өчен, ягъни аларны үз иганәсенә Казанга китереп укытканнары өчен лаек дип табылды.
Без, “Сөләйман” мәчете хезмәткәрләре, шулай ук Илдар хәзрәтне бу бүләкне алуы белән кайнар котлыйбыз, аңа саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык, әлеге изге эшне киләчәктә дә уңышлы дәвам итүен телибез.