Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ ВАЗЫЙФАЛАРЫН ВАКЫТЛЫЧА БАШКАРУЧЫ РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ ЯТИМ ИНВАЛИД БАЛАЛАР ПРИЮТЫНА АВТОБУС БҮЛӘК ИТТЕ

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ ВАЗЫЙФАЛАРЫН ВАКЫТЛЫЧА БАШКАРУЧЫ РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ ЯТИМ ИНВАЛИД БАЛАЛАР ПРИЮТЫНА АВТОБУС БҮЛӘК ИТТЕ

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ ВАЗЫЙФАЛАРЫН ВАКЫТЛЫЧА БАШКАРУЧЫ РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ ЯТИМ ИНВАЛИД БАЛАЛАР ПРИЮТЫНА АВТОБУС БҮЛӘК ИТТЕ. Төп яңалыклар Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ятим инвалид балалар приютына автобус бүләк итте. Автобус ачкычларын тантаналы төстә аның ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева тапшырды.

Әлеге чарада Төркмәнстан делегациясе, мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов, район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев һәм башка чакырылган кунаклар катнашты.

Кунаклар приют биналарын карадылар, ятимнәр йорты эшчәнлеге белән таныштылар.

Мәгълүм булганча, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы приют бу елның 4 гыйнварында ачылды. ТР МДН, “Ярдәм” фонды тормышка ашырган ятим һәм авыру балалар өчен приют проектын гамәлгә куюда күп сандагы мөселман кардәшләребез катнашты. Корбан бәйрәме көнне бу уңайдан махсус телемарафон оештырылды һәм анда меңләгән кеше үз өлешен кертте.

Хәзерге вакытта биредә 11 бала яши. Тагын алты баланы тәрбиягә алуга кагылышлы документлар тәртипкә китерәлә. Әлеге балалар ятим булу өстенә авыру да. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин приют ачуның зур бер изгелек икәнен ассызыклап: “Ятим, авыру балаларны тәрбияләүгә өлеш кертүчеләргә, республикабыз җитәкчеләренә, приютка ярдәм күрсәтүчеләргә Раббыбызның әҗер- саваплары мулдан булыр, иншАллаһ”, - дип белдерде.

Мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов авыр сынауларга дучар булган балаларга автобусның һава кебек кирәк булуы хакында әйтте. “Инвалид балаларны гадәти автобусларда йөртеп булмый. Аларга махсус шартлар кирәк”, - диде ул.

Ятим һәм авыру балаларга ярдәм күрсәтү Татарстан мөфтиятенең алдагы 3 елга каралган социаль программалар кысаларында тормышка ашырыла.




Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды