Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Әти – Ватан! Ир-егет иңендә – Ил!”

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Әти – Ватан! Ир-егет иңендә – Ил!”

«Әти – Ватан! Ир-егет иңендә – Ил!”. Төп яңалыклар Нинди җанга ятыш, матур, хикмәтле сүзләр! Нинди тирән мәгънәгә ия сүзләр!

“Ярдәм” мәчетендәге чираттагы җыелышыбызда шагыйрь Хәмид Вәлиди чыгышында яңгырады алар һәм күңелләргә бәреп кереп, хәтерләрдә уелып калды.

“Мөслимә” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира Әдиатуллина мәҗлеснең темасын шулай, дип белдерде дә: “Әтиләрнең роле, бүгенге дәрәҗәсе төшә баруы җитди уйланырга мәҗбүр итә, бергәләп фикерләшү, киңәшләшү зарур. Гаиләдә әтигә хөрмәт тәрбияләү турында уйлашыйк, гамәлгә кертик”,-диде ул.

Әлбәттә, бу кичәгә мөгаллимәләр, галимнәр, киң җәмәгатьчелек вәкилләре чакырылган иде. Бик кирәкле, күптән көткән сөйләшү булды ул. Чөнки чыннан да әтиләрнең дөнья авырлыгын хатын-кыз җилкәсенә аударуларына зарланулар, “матриархат кайта” диюләр гадәтигә әйләнә башлады бит.

Мәчетнең имамы Рамил хәзрәт Ибраһимов Коръән сүрәләрен укып, дога кылды. “Олы сөйләшүгә җыелуларыбыз мөбарәк булсын”,-дип изге теләкләрен җиткерде.

Илдар хәзрәт Баязитов шушы илнең бердәнбер данлыклы “Ярдәм” мәчетендәге игелекле эшләр алып баруы өстенә күркәм гаилә башлыгы, балаларының хөрмәтле әтисе булуы белән дә сокландыра безләрне. Ул әлеге сөйләшүдә ничек ихтирамлы әти булу серләре белән уртаклаша алыр иде, тик аны яңадан-яңа кунаклар көтеп тора. Бирегә көн саен төрле өлкә, яклардан киңәш һәм ярдәм сорап, тәҗрибә уртаклашыр өчен дә килә халык. “Мәчетебез ишекләре һәрвакыт ачык, күренекле Әлмира абыстаебызга рәхмәтләр яусын, һәркайсыгызны каршы алыр, булышыр, өйрәтер. Бик мөһим актуаль мәсьәләләр күтәрәсез, динебезне ныгытуда күп көч куясыз. Шулай бергә эшләү насыйп булсын. Гаиләдә бәхет сәҗдәдән. “Ярдәм” мәчетенә килүегез өчен барыгызга да рәхмәт”,-дию белән чикләнде Илдар хәзрәт. -Мондый хәзрәтләребез күбрәк булса иде шул, андый сөйләшүләр дә алып бармас идек, әгәр әтиләр горурланырлык, хозурланырлык булса,-диде Әлмира остаз.- Булган бит алар! Тарихыбыз, халкыбыз исемен бизәүче олпатлар, халкы, Ватаны таянычы булган затлар. Бүген без шуларның берсе, чын ир, чын ата турында сөйләшергә җыелдык. Кардәшебез Мәдинә Әбделганиева әтисе Хәниф Вәлиевнең шәҗәрәләр, ислам нигезләре, вәгазьләр, васыятьләр, пәйгамбәрләр тарихы тупланмасын җыеп, биниһая зур эш башкарып чыкты. “Ярдәм” мәчетенең “Зур Казан” басмаханәсе нәшер иткән “Югары Чагадай мирасы” дигән китап сезнең кулларда. Мәдинә ханымның үзен тыңлыйк әле.

-Бу табынга газиз халкына, ислам диненә ихлас күңелдән хезмәт итүче искиткеч кардәшләрем җыелган. Никадәрле шатлык бу, никадәрле куаныч! Башыбыз эшли, күзләребез күрә, телебез сөйли икән, иртән торып, аякка басуга нәрсә эшләргә тиешлекне уйлап, якты ниятләр кылып, шөкрана укырга кирәк. Ислам безгә бүләк ителгән, Аллаһыга тугры юлны күрсәткән, шунлыктан исән безнең милләт. Әти белән әни 6 баласын да “бисмилла” белән тәрбияләп, иман юлына бастырдылар, чын бәхетле кеше иттеләр. Ирем – хәрби табиб, үзем – укытучы. Төрле илләрдә, җирләрдә яшәдек, эшләдек һәм кайда да үз динебез кушканча көн күрдек. Чөнки әтинең асыл теләге: “Ислам диненең төзеклеген күз карагыздан да артык итеп саклагыз, һәрвакытта ислам динен хөрмәтләп олылагыз... Шәригать юлларына төшенегез”,-булды. Казанга кайтып урнашкач та, рус мәктәбендә укытуыма карамастан, даими рәвештә шәҗәрәләр төзү, корбан чалу, исем кушу кичәләрен оештырып үткәрә алдым. Тыныч кына аңлата алсаң, башка халыклар белән дә уртак телне табып була. Алар низагның беркемгә файдага түгеллеген, зыянлы гына булуын төшенеп ризалашалар иде. XXI гасыр укытучысы, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы исемнәрен бирделәр бит. Каюм Насыйри бүләге лауреаты да әле мин. Чиксез шөкерләр укыйм бу хәлләргә. Гадел эш, тугры юл, акыл-фигыль, сабырлыклар, әлбәттә, ислам, әти-әни тәрбиясе. Әтинең язмаларын, һәр 6 баласына аерым-аерым васыять китапларын бастыру хыялым быел тормышка ашты. Аллаһы Тәгалә мине шушы мәчеткә китерде һәм Раббыбызның мондагы асыл коллары - Илдар хәзрәт җитәкчелегендә эшләүче осталар менә шушы китапны дөньяга чыгарды. Ул шүрлектә ята торган китап түгел, ә өстәл өстендәге җыентык, көндәлек гамәлебездә кулланма булыр, дип уйлыйм. “Утырма балыксыз күлдә балык тотып”,-диде әти. “Аңлатыйк без батырлыкны!”-диде ул. Бүген иң авырткан җиребез – тел. Сөйләшик балалар, оныклар белән гасырлардан халкымны яшәткән туган телебездә! Шәҗәрә төзү татарның яшәү кагыйдәсе булсын, әти-бабаларыбызның хикмәтле акыл ияләре икәнлеген белеп, лаеклы яшәргә тырышыйк! Рухи бәйләнешкә ирешсәк, Хак Тәгалә без теләгәннәрне Үзе бирә. Иншә Аллаһ!

Әлеге китап – чын хәзинә, җәмәгать! Мәдинә кардәшебезнең бу гаҗәеп васыятьнамәне бүләк итүенә Хак Тәгалә әҗер савапларын насыйп кылсын!
Каршыбызда тагын бер күрешү – 2 яшь ярымлык улы Йосыф белән Михаил. Рус милләтеннән булган ата ислам динен кабул иткән, мөселманча яшәүне сайлаган. Аның сөйләвен дә авыр аңлыйсың, йөрешләре, куллары да гарип, гәүдәсен дә көчкә тота. Әлмира һәм Мәликә абыстайлар аның ни әйткәнен аңлап, безләргә җиткерә:
-Әтинең шәхси үрнәге – балага иң зур тәрбия. Бала әтисенең гамәлләрен күреп, сеңдереп үсә. Әтисе тәмәке тарта икән, ул да бәләкәй чагыннан тарта башлый. Әтисе стакан чәкештерә икән, ул да чәй чәшкесен булса да чәкештерергә керешә. Алар Аллаһыдан куркучы булып үссеннәр. Бала ни генә кыланса да, Хак Тәгалә барысын да күреп тора, дип белсен. Менә улыма ике яшь ярым. Өйгә кайтып керүемә, чишенергә булыша, бөтен эштә ул минем ярдәмчем хәзер. Әтиләр тәрбияләсен баланы. Инвалид күршем шигырьләр китабын чыгарды, мин аны хәзер русчага тәрҗемә итәм.
Җәмәгать! Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте чиксез. Мондый коллары белән очрашу йөрәкләрне тетрәндереп, безгә, сәламәтләргә, яшәү дигән олы нигъмәтнең кадерен белергә кат-кат искәртә!
Мәдинә ханымның ире, хәрби табиб Солтан Әбделганиевнең сөйләгәннәре дә бик тәэсирләндерде. Әти-бабаларының 1876 елда ачылган мәчетне 1937 елда саклап кала алулары, хәтта Мәскәүгә барып, Микояннан рөхсәт язуы алып кайтулары гаҗәпләндерерлек шул! Аллаһы Тәгалә юлына – намазга басуына һәм хатыны Мәдинәнең ныклы иманда, балаларының да үзләре үрнәгендә бәхет-сәгадәт юлында булулары өчен чиксез шөкрана кылып яшим дигәнен ишетү безгә дә гыйбрәт, тәрбия мәктәбе түгелмени?!

Илгиз Баһаветдинов мөэминнәргә нәсихәт кылырга кушты, хәләл ризыклар гына кулланырга, “Хәләл” комитеты каршындагы курсларга килергә чакырды.

Рәшидә абыстаебыз күп сөйләмәде. “Кулыбызда – Коръән, яшәү ачкычы. Ныклы иман безгә көч-куәт бирсен. Мәдинә абыстайга Аллаһының рәхмәтләре яусын. Исламның ныгуында нәсел шәҗәрәләрен төзү, балаларга яшәү программасы төзеп бирүнең нинди хикмәт икәнлеген васыять иткән әтисен мәңгеләштерүенә куанычым чиксез”,-диде Рәшидә абыстай. Ул тагын ятим балаларны үз тәрбиясенә алган Мәликә абыстайга да рәхмәтләрен белдерде.

Гаилә тормышы, ир-хатынның бурычлары турындагы китаплары белән танылган дин белгече Сәйдә Аппакова үзенең чыгышында әтисе үрнәгенең мөһимлеген дәлилләп бик үтемле мисаллар китерде.

Нәкыя абыстай Хафизова әби-әнкәйләрнең яулык бәйләү ысулларын, тәшлек, күлмәкләренең шулай ук бала тәрбияләүдә ифрат әһәмиятле икәнлеген бүгенге яшьләрнең чамадан чыгуына, җырчыларның ачык күлмәкләрдән сәхнәгә менүенә уфтанып, гарьләнеп сөйләде. Ульяннан килгән Сания Урмакаева аңа өстәп: “Без инде Рәсәйдә яшибез, ә сез Татарстанда яшьләрнең чәч туздыруына, шәрә йөрүенә ничек түзеп торасыз?”-дип безне телсез калдырды.

Мәскәүдән кайткан билгеле журналистыбыз Вәсилә Рәхимова бу очрашуга килүенә ифрат сөенүен белдерде. “Әтиләрне олылау турындагы бу сөйләшүләребез рухларына барып ирешсен, - диде ул.-Ир туганнарыбыз төрек чүпрәкләре кия башлады, үзебезнең затлы түбәтәйләрне кидерик әле шуларга”.

Флера Дәминова Мәдинә ханым белән бергәләп күп төрле чаралар үткәрүләре, Милли музейдагы яңа күргәзмәләр турында сөйләде.
“Шиһабетдин Мәрҗанинең туганнарын җыеп киңәшләштек тә, аның музеен ачарга уйладык. Хәзер шуның артыннан йөрибез”,-диде ул.

Татар хатын-кызларының батырлыгын архивлардан өйрәнеп, китаплар язган галимәбез Тәэминә Биктимерова, гадәттәгечә, үтә мөһим мәсьәләләргә тукталды. “Ул газизләребез үз мөлкәтләреннән мәктәп, мәдрәсәләр салдыру, халкын мәгърифәтле итү кебек олы максат белән яшәгәннәр. Бер ана кадет корпусында укучы улына: “Син татар баласы. Татарыңа хезмәт ит!”-дигән. Ә без шулай әйтәбезме? Әбиләргә хәтле оныгы белән ватып-җимереп русча сөйләшә. Хурлык бит бу! Күпме бала гарип туа!
Бисмилласыз яшәүдән ул. Катнаш гаиләләрдән барлыкка килгән балалар нәтиҗәсендә. Ә медицинабыз нишләп артта калып бара? Нишәп безнекеләр Израильгә, Германиягә дәваланырга бару өчен сәдака ялвара, сәдака җыя? Милләтне саклауда без бергә эшләргә тиешлебез!”-диде галимә Тәэминә ханым.

Әле сөйләргә теләүчеләр күп иде, тик инде өйлә намазына чакырып, азан авазы яңгырады.

Әлмира абыстай бу кичәне йомгаклап, Резолюция укыды. Әйе, Әти-Ватан! Ир-егет иңендә – ил!

Мөслимә ШӘФЫЙК

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2020 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды