ТР МДНнең “Зәкят” хәйрия фонды хезмәткәрләре Теләчедәге балалар йортында булдылар. Биредә эшләүчеләр белән аралаштылар.
Балалар йортында тәрбияләнүче 10 балага бүләкләр өләштеләр һәм алар өчен ислам нигезләре буенча викторина уздырдылар. “Зәкят” фонды балаларга үзенчәлекле бүләк- махсус пешерелгән торт та алып барган иде.