Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

9 Май – безнең гомуми батырлыкларны искә алу өчен сәбәптер

Мечеть Ярдэм / Мәкаләләр / 9 Май – безнең гомуми батырлыкларны искә алу өчен сәбәптер

9 Май – безнең гомуми батырлыкларны искә алу өчен сәбәптер. Мәкаләләр Бөек Җиңүне бәйрәм итү көне, ягъни 9 Май алдыннан безгә тарихның асылы һәм ул сугышта өстен чыккан халыкның язмышы турында барыбызга да уйланырга кирәктер.


Билгеле булганча, тарихны җиңүчеләр яза. Әмма XX гасырның 40 нчы елларының беренче яртысындагы вакыйгаларга карата бу фикер туры да килмәскә мөмкин, чөнки сугышта җиңеп чыгучыларның бихисап кешесе һәлак булганга күрә, алар билгеле бер дәрәҗәдә аеруча кыен хәлдә калдылар. Андый орышларда барлык халыклар да оттыручы хәлендә кала.


Сүз дә юк, Советлар Союзы Гитлер Германиясен җиңүдә төп рольне уйнады. Әмма кешелекне фашистлар вәхшилегеннән коткаручы халыкларның язмышы нинди? Аерым бер мәгънәдә аларның язмышы куанырлык түгел. Әгәр немецлар ярты гасыр диярлек бер-берсеннән аерым яшәгәннән соң, берләшеп, торгызылсалар һәм Европа Берлегенең әйдаманына әйләнсәләр, сугышта җиңүче совет кешеләренең язмышы шактый катлаулы булды. СССР таркалганнан соң, андагы халыклар бүленеп бетте. Уртак Ватанны басып алучылардан бергәләп саклаган кешеләрдә хәзер яңа чикләр пәйда булды.
Бүгенге Россиянең неофашистлары һәм неонацистлары аларның бабаларына Германия фашистлары идеологиясе никадәрле кайгы-хәсрәт алып килгәнен онытып, чыгышы белән Урта Азиядән булган халыкларны эзәрлекләргә керештеләр. Мөгаен, безнең бабайларга иң куркынычлы төш вакытында да андый кайгылы нәтиҗәләр кермәгәндер.


Бүген хәтта либералларның вәкилләреннән дә "Кавказны ашатудан туктыйк” дигән аерым ачык шовинистик шигарьләр һәм Урта Азия илләренә виза режимы кертүнең зарурлыгы турында сүзләрне торган саен ныграк ишетергә туры килә. Шуңа игътибар итегез: биредә сүз Украина яки Белоруссия хакында бармый, бәлки мөселманнар күпләп яши торган Урта Азия һәм Төньяк Кавказ турында бара.
Иң мөһиме шул: бу тарих безләрне бернинди сабак алырга өйрәтми. Тик мондый шигарьләрне ишеткәч, үзенең үткәнен оныткан илнең киләчәге өчен куркыныч булып китә.


Фашизмны җиңүдә мөселман халыкларының роле бихисап зур. "Советлар Союзы Герое” исеменә СССРдагы барлык милләт вәкилләре дә, шул исәптән 161 татар, 96 казах, 69 үзбәк, 43 әзербайҗан, 39 башкорт, 18 төрекмән, 14 таҗик, 12 кыргыз, 7 кабардалы, 6 адыгей, 5 абхазлы һәм башкалар лаек булды. Мөселманнар арасыннан 600 мең кеше яу кырында ятып калды. Ә сугышта катнашмаган никадәрле мөселман кешесе һәлак булды? Моны исәпләп чыгаруы да кыен мәсьәлә.


Шуны да өстәп әйтү мәслихәт: сугыш заманында Идел буе, Урта Азия һәм Кавказ халыклары үзләрендә Россиянең Европа өлешеннән килгән никадәрле күп санлы качакларны кабул итте, аларны ашатты һәм эчертте. Шуңа күрә Россиягә эш эзләп килгән үзбәк, таҗик һәм кыргызларны дошман сыман каршы алуларын күрү авыр тойгылар уята. Ә бит кайчандыр бу бердәм вә тату ил иде!


1942 елда СССРның Европа өлеше һәм Себер Диния нәзарәте фашистлар Германиясенә каршы җиһад, ягъни изге сугыш игълан итте. Мөселманнарның Ватан өчен көрәше, тышкы агрессорга каршы торучанлыгы изге бурычка әйләнде. Миллионнарча мөселманнар рус, украинлылар, әрмәннәр, грузиннар, якутлар һәм чувашлар белән беррәттән, кулларына корал алып, ватанны илбасарлардан саклады.


Сүз уңаеннан, Бөек Ватан сугышы вакытында совет хөкүмәте дингә карашны йомшартты. Әгәр узган гасырның 30 нчы елларында коммунистлар динне әфьюн дип игълан итсәләр, илгә бәла килгәч, халыкның Аллаһка, дингә мохтаҗ икәнлеге ачыкланды. Шулай ук 30 нчы елларда мәчетләр, чиркәүләр җимерелде, муллалар һәм поплар кулга алынды, атып үтерелде. 1943 елда Урта Азия һәм Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте төзелә, аның мөфтие итеп төрмәдән чыгарылган Эшон Бабахан билгеләнә. 1944 елда Кавказ аръягы Диния нәзарәте һәм Төньяк Кавказ Диния нәзарәте барлыкка килә. 1945 елда совет гражданнарына хаҗ кылырга рөхсәт ителә, Сталин Европа һәм Себер Диния нәзарәте җитәкчелегенә Ватан сугышында актив катнашкан өчен Рәхмәт хаты юллый.


Бөек Ватан сугышы чорында СССРның дин әһелләре ныклы ватанпәрвәрлек юлына бастылар һәм совет хөкүмәтенә Гитлер агрессиясенә каршы көрәштә булыштылар.

Ислам дине җитәкчеләре фронтка ярдәм йөзеннән, акча җыеп тапшырдылар. Мәсәлән, мөфти Рәсүлев 1943 елда танклар колоннасын төзү өчен 50 мең сум акча бирә, моның өчен аңа шәхсән Сталин үзе рәхмәт белдерә.


Минемчә, хәзер безгә шул вакыттагы дәлилләрне җәмгыятьнең исенә еш төшерергә кирәк. Исламофобия, ксенофобия, мигрантофобия (кызганыч, алар бар җәмгыятебездә) фонында безгә ешрак, мөселманнарның провославие әһелләре белән бергәләп, Икенче Бөтендөнья сугышындагы бөек җиңүләребез хакында барча кеше ишетерлек итеп әйтү зарури.


Аннары Рейхстаг өстенә беренчеләрдән булып, Кызыл байрак элүчеләрнең татар кешесе Гази Заһитов, дагыстанлы Абдулхәким Исмәгыйлев һәм казах Рәхимҗан Кошкарбаев икәнлеген дә онытырга ярамый.


Мөселманнар үзләренең каһарманлыгы белән Ватанның тугры уллары һәм туган илдә тынычлык вә иминлек булсын өчен гомерләрен дә бирергә әзер икәнлекләрен күрсәттеләр. Шуңа күрә бабаларыбызның үрнәген хәзерге заман мөселманнары да истә тотсын, шулай ук илнең башка гражданнары да безнең гомуми җиңүләребез хакында хәтереннән чыгармасын.

Барыгызны да Бөек Җиңү көне белән котлыйм!

Илдар БАЯЗИТОВ

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2021 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды