Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Бөреледәге хәлдән соң сөйләшүләр тәмам булырмы?

Мечеть Ярдэм / Мәкаләләр / Бөреледәге хәлдән соң сөйләшүләр тәмам булырмы?

Бөреледәге хәлдән соң сөйләшүләр тәмам булырмы?. Мәкаләләр Соңгы вакытлада без Россиянең нәкъ үзәгендә – Мәскәүнең Бөреле шәһәрчегендә күзәткән хәлләр сагайта һәм зур канәгатьсезлек хисләре тудыра. Әлбәттә, бу – фаҗига. Тик бу безгә тагын бер кат милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә акыллы һәм төптән уйланылган сәясәт алып бару зарури икәнлекне күрсәтә торган сынау булып тора.

Россиядә бөтен илгә үрнәк булып торырдай төбәкләр бар. Аларга, беренче чиратта, Татарстан керә. Әлбәттә, Татарстанда да кайбер катлаулы хәлләр бар. Әмма милләтара мөнәсәбәтләрне көйләүдә безнең республика моделе үзенең шактый уңышлы икәнлеген күрсәтте.

Чит төбәкләрдән күчеп килү (миграция) мәсьәләсе, динара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне көйләү – барлык бу проблемаларны Татарстан башка төбәкләргә караганда уңышлырак хәл кыла.
Эмиграциягә каршы "демократик” һәм "либераль» дип аталган миграцион истерек сәясәт белән болгатылган кайбер ММЧлар уены үзләрен шактый күрсәтә.

Хәзер Бөреледәге җимерүләрнең алдан ук планлаштырылганлыгы һәм мигрантларны дошман күргән милли оешмалар тарафыннан аңа юнәлеш бирелгән булуы расланды. Ә шуларга Россия җәмәгатенең барлык проблемаларын да күчереп куярга була, лабаса?! Алар өчен мигрант мөселманга тиң. Мөселманнарга изге булган Корбан бәйрәме вакытында милләтчеләр "Корбан бәйрәменә безнең җавап” дигән коткы таратты.

Бу катлаулы хәлне "тупик”ка кертмәкче булалар һәм илне каршылыклар телгәләгәндә, уртага салып сөйләшүче, низагка керүче якларны аңларга сәләтле бер уртача кеше килеп чыгып, алар белән сөйләшергә һәм диалог булдырырга тиеш дигән тәэсир кала.

Үзара сөйләшеп хәл кылу нәкъ бүгенге көндә низагны җайга салучы мәдәни рычаг булып тора. Татарстан горурланучы мәдәни диалог бу мәсьәләне хәл кылучы төп алым булып тора. Дөрес, диалогка кадәр әле үсеп өлгерү зарури. Нәкъ менә акыл һәм өлгереп җитү кешеләргә сөйләшү өстәле артына утырырга вә бер-береңне ишетергә мөмкинлек бирә.

Бөреледәге хәл безнең гражданнар җәмгыятенең әлегә өлгереп җитмәгәнлеген һәм мәсьәләләребезне заманча хәл кылырга сәләтле булмавыбызны күрсәтә. Кызганыч ки, бу өлкәдәге хәрәкәт әлегә диалог ягына бармыйча, кире якка – низаг ягына юл тота. Ә ул низаг җәмгыятебез өчен үтә дә зарарлы. Ник дигәндә, аңа тагын да күбрәк гражданнарыбыз тартыла.

Илдар Баязитов

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2020 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды