Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Беренче мөселман балаларын сыендыру үзәге һәм бизнеснең җаваплыгы

Мечеть Ярдэм / Мәкаләләр / Беренче мөселман балаларын сыендыру үзәге һәм бизнеснең җаваплыгы

Беренче мөселман балаларын сыендыру үзәге һәм бизнеснең җаваплыгы. Мәкаләләр XIX гасыр уртасында Казанның Печән базары зур сәүдә үзәге булып саналган, Көнбатыш Идел аръягында иң зур базар булган. Беренче вакытларда мәчет булмау сәбәпле, аны “динсезләр почмагы” диеп йөргәннәр. Казан каласы тарихчысы Р.Салихов билгеләп үткәнчә, бу хәлне үзгәртү максатыннан, шәһәрдә беренче базар мәчетен төзү идеясе танылган купец Гобәйдулла Юнысовныкы була.

Салихов искәртүенчә, килүче сатучы-мөселманнарны бердәм корпорациягә туплау, үзара аралашуны җайлау, төркемнәр булдыру һәм гомумән эш буенча контроль итәргә мөмкинлек тудыру Юнысов өчен бик мөһим була. Дингә ышанучы, иманлы кеше буларак ул йөзләгән мөселманнарның мәчетсез булуына, азан ишетмәүләренә, авыр эштән соң мәҗбүри намазлары калуына битараф кала алмый. Юнысов һәм аның балалары тырышлыгы белән базар янында Печән базары мәчете, ә аның янәшәсендә мәктәбе төзелә. Салихов сүзләренчә, нәкъ тә шул мәчет янында 1853нче елда тәүге ислам балалар йортына нигез салына.

Шушыларга бәйләп Казан губернаторының шәһәр мөселманнарына булган мөрәҗәгатен әйтеп узасы килә:

“Хөрмәтле Казан мөселман җәмгыяте!
Шушы зур тантанада Бөек илбашлыгыбыз алдында, шушы изге һәм кирәкле эшкә, илдә беренче Мөселман балалар йорты ачылуына мин бик тә шатмын.
Без барыбыз да приютны оештыручыларга, оешмабызның хөрмәтле башлыгы, Юнысовка һәм шушы эшкә катнашкан киңәшче Титуляров Шаһи Әхмәт Алкинга чиксез рәхмәтле булырга тиешбез. Сезнең һәм башка кешеләр тарафыннан шушы бинаның директоры итеп сайланган кешегә.

Ярдәмчебез, директорыбыз һәм шәхсән сезнең хезмәтегез булышлыгы белән бу бина зур уңышлар китерәсенә мин ышанам.”

Шул рәвешле тарихта, тарихчылар сүзләреннән чыгып, Казан - мөселманча балалар йорты ачылган иң беренче шәһәр. Җәмгыятебезне ятимлек проблемалары басып алу сәбәпле, бу факт безнең өчен бик мөһим. Чөнки бүген безнең илдә 650 меңнән артык ятим бар. Бу саннар 1930нчы еллардагыдан да күп. Ә “Дима Яковлев кануны” фонында әлеге сорау бик актуаль.

Революциягә кадәр эшләп килгән Печән базарын татар эшмәкәрлегенә үрнәк итеп күрсәтә алабыз. Чөнки шул вакыттагы эшмәкәрләр социаль мәсьәләләргә бик җаваплы караган һәм үзләрендә бурыч тойган. Азакта бит шул базар янында мәчет кенә түгел, ә шәкертләр өчен мәктәп тә пәйдә була һәм тарихта беренче булган мөселман балалар йорты оеша. Бу факт турында без еш искә алырга тиешлебез, чөнки Казан традицион ислам буенча гына түгел, хәйрия эшләре буенча да үрнәк булып тора. Йолаларны торгызу дигәндә, без нәкъ тә шушы социаль хезмәт йолалары турында әйтергә тиешлебез.

Әлбәттә, хәзерге мөселман җәмгыятендә балалар йортлары гомумән булырга тиеш түгел, ә ялгыз калаган балаларны якын туганнары яисә күршеләре алырга тиеш.

Татар җәмгыяте, җәмгыять оешмалары ярдәм итмәгәнгә күрә, XIX гасырда ук заманча урбанизацион һәм индустриаль каршылык тоя башлый. Тик индустриализация һәм урбанизациянең уңай яклары да була, чөнки эшмәкәрләр, купецлар килеп чыга. Нәкъ алар милли хәйриячелек эшләрен үз өсләренә алалар. Тарихчылар билгеләп үтүенчә, Казанда булган 17 мәчетнең 16 сы милли эшмәкәрләр акчасына төзелгән.

19 нчы гасыр азагы, 20 нче гасыр башларында Казан, Идел аръягында хәйрия эшләре буенча төп кала була. Ләкин бүгенге көндә эшмәкәрлектә социаль җаваплылыкны торгызу мәсьәләсе бар. Казан каласы экономисты Глебов ассызыклавынча, Октябрь революциясе һәм Совет хөкүмәте оешу илдәге барлык хәйрия эшләрен туктатып торды. “Совет заманы әдәбиятында “хәйриячелек” термины чит ил капиталистик илләренә генә кагылышлы булган. СССР хәйриячелеккә мохтаҗ түгел диеп саналган”, ди галим. Совет хөкүмәте җәмгыятьтә килеп туган социаль проблемаларны үзе генә чишеп чыга алырмын диеп уйлаган. Ләкин күп кенә җәмгыяви проблемаларны чишеп чыгуына карамастан, хөкүмәт Рәсәй җәмгыятен рухияттән, диннән мәхрүм иткән.

1990нчы еллардагы кыргый капитализм чорында кешеләрдә булган динилекне гомумән үтерделәр. Ләкин хәзер кешеләр дә, дәүләт үзе дә дини нигезсез, имансыз яшәп булмавын, хәйриячекне җәелдерү кирәклеген аңлады. Акрын гына булса да, хәйрия эшләре барлыкка килә башлады. Шуңа да хәзерге заманда безгә бу өлкәдә революция кадәр булган белемне тирәнтен өйрәнергә кирәк.

Бүген шулай ук эшмәкәрлектә социаль җаваплылык тәрбияләү проблемасы бар. Безнең социаль йолалар чылбыры 100 ел элек өзелгән булу сәбәпле, чит илләр инде күпкә алга китте. Бу практикага да, теориягә дә кагыла. Көнчыгышта мәсәлән хәйриячелек модага гына кереп калмады, ә зур бизнесның гадәти бер бүлеме булып санала. Күпанлы эшмәкәрләрнең үзләренең шактый миллиардларын хәйрия эшләренә бирүе һәм мирас итеп калдыруы билгеле. Гыйлем, экономика, медицина һәм башка күп кенә өлкәләр нәкъ тә иганәчеләр ярдәмендә эшләп килә. Зур эшмәкәрләр ярдәменнән башка бу сфераларның эшчәнлеген күз алдына да китерү читен. Бүгенге көндә безнең җәмгыятьтә хәйриячелек культурасын торгызу – иң зур максатларның берсе.

Әлбәттә, үзебезнең тарихтан гына түгел, ә чит илләр мисалын да үрнәк итеп алырга кирәк. Рәсәй экономисты Л.Веревкин билгеләп үткәнчә, социаль җаваплылык мәсьәләсен алга куйган кеше – ул билгеле шәхес Э.Карнеги. Ул социаль җаваплылыкны тотып торучы ике төп положенияне билгеләгән. Беренчесе – хәйриячелек принцибы, икенчесе – хезмәт принцибы.

Л. Веревкин егерменче гасырның 60нчы еллар азагы, 70нче елларында Америкада, Бөекбританиядә, Япониядә һәм Алманияда эшмәкәрлектә социаль җаваплылык формалаша башлаган диеп яза. Аның төп идеясе: эшмәкәр хөкүмәт билгеләгән керемне һәм налогларны гына кайгыртырга тиеш түгел, ул җәмгыятьтәге проблемаларны чишәргә, экономик тигезсезлекне һәм экологик проблемаларны бетерергә тиеш.

Күрүебезчә, бу безнең һәм башка җәмгыять өчен туры килерлек уртак һәм универсаль концепция. Иң мөһиме бу гамәлләр инде элек бик уңышлы кулланылышта булган.

Ләкин бу йолаларны кайтару өчен безнең җәмгыятьнең һәм эшмәкәрләрнең моны уңай кабул итүе кирәк. Чөнки шул очракта гына, бу бүгенге көн һәм киләчәктә ышанычлы алым булачак. Шул вакытта эшмәкәрләр үз имиджларын нәкъ тә ислам хәйриячелеге белән күтәрә алачак.

Шуны онытырга ярамый, һәр эш кешенең гамәле изге булудан тора. Ярдәм проектларда катнашып кына түгел, ә чын күңелдән булса гына кабул ителә. Көнбатышта күп кенә проблемаларны финанс яктан чишеп чыга алсалар да, рухи проблемалар кала бирә һәм аларны акча белән берничек тә хәл итеп булмый. Без янә дини хезмәт кирәклелегенә әйләнеп кайтабыз. Дини һәм материаль ярдәмне берләштергәч кенә уңышка ирешү мөмкин.

Илдар Баязитов

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды