Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Яшьләрнең радикальләшүе мәсьәләсен хәл кылу

Мечеть Ярдэм / Мәкаләләр / Яшьләрнең радикальләшүе мәсьәләсен хәл кылу

Яшьләрнең радикальләшүе мәсьәләсен хәл кылу. Мәкаләләр Татарстанда соңгы вакытларда чынлап та деструктив секта рәвешендәге дини җәмгыятьләр барлыкка килде һәм бу хәл мөселманнар өммәте өчен мәсьәләгә әйләнде. Ләкин шуны аңлау зарури: яшьләрнең радикальләшүе – бөтен Россия күләмендәге проблема. Ул илебез өчен гомуми күренеш һәм халыкның төрле дини вә этник төркемнәре мөнәсәбәтләренә кагыла.

Мәсьәләне чишү юллары


Безнең төбәктәге традицион ислам төрле деструктив мөселман секталарына альтернатива рәвешендә булырга мөмкин. Билгеле булганча, совет хакимиятенең 70 елы эчендә мөселман гореф-гадәтләре бетерелде. Аларның вәкилләре юкка чыгарылды һәм узган гасырның 90 нчы елларыннан башлап, безгә барысын да өр яңадан керешергә туры килде.

Шуңа күрә хәзер тәгаенләп, 3 юнәлештә: мәгариф, мәгърифәт һәм мәчетләрдәге социаль эш буенча зур эш башкарырга туры килә.
1. Беренче пункт мәчетләрдәге якшәмбе курсларыннан, мәдрәсәләрдән алып, ислам университетларына кадәрге барлык мөселманнар мәгарифе системасына кагыла. Нәкъ әнә шушы юнәлештә башлады үзенең эшчәнлеген Россия Ислам университеты ректоры, Бөтенроссия Ислам мәгарифе советы рәисе Рәфыйк Мөхәммәтшин. Татарстандагы дини мәгариф системасы башында РИУ торган пирамида рәвешендә булырга тиеш. Россия Ислам мәгарифе көндәшлек кылырга сәләтле булырга тиеш. Бу милли иминлек мәсьәләсе дигән сүз.

Мөселманнар мәгарифенең сыйфатын күтәрү 2 фактор белән бәйләнгән:

1. Ислам үзәкләрендә өстәмә белем алу мөмкинлеге; 2. параллель рәвештә яхшы дөньяви белем алу мөмкинлеге.

Соңгысыннан башлыйк әле. Югары ислами гыйлем Россия Ислам университетындагы кебек, дөньяви дә булырга тиеш. Анда да тел белгечләре, икътисадчыларһәм журналистларны әзерлиләр.
Хәзер Россиянең белемле шәкертләре өчен чит илләрдәге ислам үзәкләре турында берничә сүз. Минем карашымча, яшь мөселманнар үзебездәге югары ислам уку йортларын тәмамлаганнан соң гына танылган мөселман фәне үзәкләренә барып, укуларын дәвам итәргә тиеш. Бу ислам традицияләре рухында, бу хәл татар илаһият мәктәбе барлыкка килү тарихына да туры килә.

Шуңа күрә Казандагы Россия Ислам университеты Төркия һәм Малайзия кебек чит илләр белән хезмәттәшлек кылып, бик дөрес эшли. Нәкъ шушы илләрдә күркәм дини мәгариф системасы сакланып калган. Ә ул исә традицион хәнәфи мәзһәбенә таяна.

Төркия һәм Малайзия тагын шуның өчен дә Россия мөселманнарын җәлеп итә: бу илләрдә дин белән хәзерге заман демократиясе, техник вә сәнәгать һәм икътисади үсеш бергәләп үрелеп бара. Россиядә нигезле мөселман белеме алгач, үсеш кичергән яшь мөселманнар үз квалификацияләрен күтәрү өчен бу илләргә барып, дөньяны һәм актив үсеш алган илне күрәләр. Аннары алар иҗади үсешкә үзләренең өлешләрен кертәләр. Мондый мисал бик кирәкле.

2. Чит илләрнең сектант агымнарына каршы торырлык, көндәшлеккә ия булырлык альтернатива барлыкка китерүдә икенче пункт булып мәгърифәт эше тора. Бу очракта ММЧ һәм китаплар бастыру турында гына сүз бармый, гомумән, исламча яшәү рәвеше, мөселманнар һәм ислам руханиләре хакында сүз бара.

Без мәгълүмати гасырда яшибез. Хәзер традицион ММЧдан тыш, яңа медиалар: төрле социаль челтәрләр, блоглар һәм видео-хостинглар аерым көч-куәт алып бара. Челтәр һәм мобиль гаджетлар киң җәелдерелгәнгә күрә, хәзер безнең барлык тормышыбыз җәмгыятьнең тәфсилле күзе алдында тора. Шуңа күрә гади мөселманнарның вә руханиләрнең һәр төрле тәртипләре дә, әйткән сүзләре дә шунда ук киң җәмәгатьчелеккә барып ирешә.

Лаеклы булмаган кешеләрнең тәртибе һәм тискәре карашлы фикерләре видео, аудио һәм фотоаппаратларга төшерелеп, интернет челтәрләренә куела һәм тиз арада миллионлаган гражданнарга мәгълүм була.

Бу уңайдан, мәгърифәт юлындагы тәүге адым булып, мөселманнар һәм ислам руханиләре үзләрен ничек тотулары вә әйләнә-тирәдәгеләргә нинди мисал күрсәтүләре зур әһәмияткә ия булып тора. Танылган әйтемдә: “Балаларны тәрбияләп тормагыз, алар барыбер сезгә охшаш булачак. Эшне үзегезне тәрбияләүдән башлагыз”,-дип тикмәгә генә әйтелмәгәндер. Шуңа да мөселмандагы шәхси намуслылык һәм ихласлылык аерым зур мәгънәгә ия. Ә моның өчен намуслылык, тыйнаклылык, ышанычлылык һәм гаделлек чыганагы булган иманны ныгыту зарури.

Мәгърифәт юлындагы икенче мөһим пункт булып, актив рәвештә ислами китаплар нәшер кылу һәм ММЧны үстерү тора. Бездән актив рәвештә татар һәм рус телләрендә үзебезнең революциягә кадәрге илаһият һәм фәнни хезмәтләребезне нәшер итү сорала. Шулай ук безгә файдалы булган чит ил авторларын активрак тәрҗемә кылырга кирәк.

Хәзерге заманга муафыйк һәм уңайлы, традицион исламны дәгъват кылучы мөселманнар ММЧсын ачу шулай ук стратегик бурычларның берсе булып тора. Ул хәзерге вакытта челтәрләрдә булган күп санлы сектант сайтларына көндәшлек кылырга мөмкинлек бирер.

Минем фикеремчә, Татарстандагы һәр зур мәчет имамының интернетта үз бите булырга тиеш. Ул анда үз мәхәлләсе халкы, гомумән, башка мөселманнар белән дә турыдан-туры аралаша алачак. Татарстан мөхтәсибәтләре өчен, “Татарстанның электрон хөкүмәте” кебек, бер гомуми челтәр төзесәк тә начар булмас иде. Анда һәр зур мәчет, мәхәллә һәм мөхтәсибәтнең хәбәрләре куелган үз сәхифәсе булдырылып, кире элемтә һәм төрле хисапнамәләр дә эшләнсен иде.

3. Өченче иң мөһим пункт булып, социаль хезмәтне пропагандалау тора. Хәзерге заман традицион исламга социаль доктрина аеруча мөһим.
Социаль мәсьәлә – мөселманнарны радикальләштерү проблемасын хәл кылуда төп урыннарның берсен алып тора. Бу – тамыр, яшьләрнең радикальтөркемнәргә керүенә сәбәпче ролен үти.

Мөселманнар шулай ук илебездә барлыкка килгән социаль мәсьәләләрне хәл итүдә үз өлешләрен кертергә тиешләр. Социаль хезмәт гадәти мәчет әһеленнән алып, имамнарга һәм галимнәргә кадәр һәр мөселманның бурычы булып торырга тиеш. Мөселманнарның үз аңы нигезе буларак, иманны һәм рухны ныгыту социаль хезмәтнең принципиаль заруриятен аңлау юлында төп шарт булып тора.

Социаль өлкәдәге эшне баскычлап алып бару зарури:

А) Ислам институтлары (рәсми һәм гражданнар берләшмәләре) эшендә социаль файдалы эшчәнлеккә басым ясау зарури. Шул рәвешле, аз дигәндә, ике мәсьәлә: яшьләрнең радикальләшүе һәм җәмгыятьтә социаль киеренкелек проблемалары хәл ителә.

Б) Рәсми руханиләр активрак шөгыльләнергә тиешле социаль хезмәт традицион дини институтларның абруен күтәрә. Бу гамәл радикаль фикерле мөселманнарга үз уйларыннан кайту өчен йогынты ясарга мөмкин. Нәкъ менә мәчетләр татар халкы тарихында милләттәшләребезгә социаль һәм психологик яктан ярдәм кылу урыны булып торган.

В) Социаль хезмәтнең төп атамалары булып, “иман” һәм “социаль гаделлек» сүзләре торырга тиеш. Ягъни, уңай күренешләрне һәр мөселман гына түгел, Россиядәге барлык кешеләр дә кабул итәргә тиеш. Ник дигәндә, хәзер җәмгыятебезгә әхлакый нигезләргә һәм рухи сәламәтләнүгә кайту чиктән тыш зарури. Тәҗрибәдән күренгәнчә, шул исәптән моңа социаль хезмәт аша да ирешү мөмкин.

Г) Татарстандагы эре һәм алай ук зур булмаган мәчетләр, берләшмәләр артында, ритуаль-культура хезмәтеннән тыш, социаль файдалы эшчәнлек юнәлешләреһәм билгеле бер өлкәләр торырга тиеш.

Эре мәчетләрнең һәм мөселман үзәкләренең мондый махсуслашуы, бер яктан, дәүләткә социаль мәсьәләләрне хәл кылуда, икенче яктан, җәмгыятебезнең рухи сәламәт башлангычын кайтарырга булышса, шул ук вакытта радикальләшүгә теләге булучыларны бу ниятеннән тартып алу һәм аларның көчен-куәтен иҗади төзелеш эшләренә җәлеп итү мәслихәт. Монда төп вәзгыять шуннан гыйбарәт: сәясәтләшүдән мөселман мәчетләрен һәм мәхәлләләрен социальләшүгә борылдыру зарури.

Рәсми руханиләр институты социаль мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнаша алуын аңлау мөһим. Татарстандагы унарлаган һәм йөзәрләгән мәчетләр башында торган 45 мөхтәсибәт күпләгән кешеләрне (имамнарны, мәхәллә халкын) берләштерә. Татарстандагы мәчетләрдән башка киң җәелгән һәм тамырлар җибәргән башка челтәрне күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә мондый киң җәелгәнлекне һәм мөмкинлекне җәмгыятебез файдасына, социаль проблемаларны хщл кылуга файдалану зарури. Һәр мөхтәсибәт үзенә берничә төп юнәлешне алып, аларны мәчетләренә бүлеп бирсә иде. Мисал өчен, бер мөхтәсибәт әюью ихтыярына бирелүчеләр, тоткыннар һәм хәрби комиссариатлар белән эшләсә, икенчесе үзенең социаль хезмәтендә саңгырау инвалидлар, авыр холыклы яшүсмерләр һәм күпбалалы инвалидлар белән шөгыльләнсен, ә өченче мөхтәсибәт шәһәр паркларын җыештыру буенча волонтерлыкны, ялгыз пенсионерларга, ятимнәргә һәм сугыш инвалидларына булышу эшен алсын. Казан кебек зур калада һәр 50 мәчетнең махсуслашуы мөһим мәсьәлә. Һәм биредә сүз аерым хәйрия чаралары үткәрү турында гына бармый, халыкның социаль яктан кыерсытылган төркемнәре белән даими эшләү хакында бара.

Д) Рәсми мөселман риторикасында төп тема булып илебездәге исламның сәяси мәсьәләләре тормаска, ә аның социаль яктан файдалы мөмкинлекләре исәпкә алынырга тиеш.

Бу мөһим, чөнки ризасыз һәм кискен дини яшьләрдә хәзерге заман җәмгыятенең хәл ителмәгән проблемаларына җавап бирү һәм гаделлек хисләре өстенлек ала (шул исәптән, социаль). Бу яшьләрнең вакытын бушка үткәрмәү һәм аларның көчен-куәтен иҗади юнәлешкә тарту төп бурычларның берсе булып тора. Бу уңайдан, яшьләрнең деструктив агымнарга кереп китүеннән ышанычлы альтернатив ысул бирү уңайлы гамәл. Бу эш яшьләрнең һәм хәзрәтләрнең күбрәк вакытын алып торырга, өммәт әгъзаларына социаль мөһимлекне, җаваплылыкны сизәргә, иң мөһиме, үзләренең кирәклеген тоярга ярдәм итәчәк.

Е) Бу уңайдан, Татарстан мөселманнарының социаль хезмәт доктринасын булдыру зарурияте мәсьәләсе килеп баса. Ул исә илебездә барлыкка килгән мәсьәләләрне хәл итү нигезендә көн тәртибенә туры килергә тиеш.
Биредә ни өчен безгә социаль доктрина зарури, ул башка дөнья мөселманнарның социаль доктринасыннан аерылырга тиешме дигән сорау туа. Әлбәттә, ислам дине нигезләре буенча барлык мөселманнар бердәм. Тик планетаның һәр төбәгендә мөселманнарның хәленә һәм гомуми җәмгыяте теләгенә тәэсир итә торган үзенең мәдәни һәм социаль факторлары бар.

Илдар Баязитов

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды