Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Мәсьәләне тыныч хәл итү – Россия мөселманнары юлы

Мечеть Ярдэм / Мәкаләләр / Мәсьәләне тыныч хәл итү – Россия мөселманнары юлы

Мәсьәләне тыныч хәл итү – Россия мөселманнары юлы. Мәкаләләр Билгеле булганча, Краснодарь крае суды Э.Кулиевның Коръән тәрҗемәсен тыю турындагы канунны кире какты. Мәхкәмә экстремистик диеп табылган Изге Коръәннең рус телендәге мәгънәви тәрҗемәсенә карата бирелгән дүрт апелляцияне карады.

Кайсыбер кешеләр Эльмир Кулиевның тәрҗемәсен тыюны кулланып, үз-үзләрен мактау һәм ызгышлы акцияләр уздырды. Алар шул рәвешле халыкның тормышын тынычсызлап, мөселманнарга һәм ислам дөньясына зур югалту китерә торган эшләр белән шөгыльләнсә, кайберәүләр исә тыныч кына адвокатлар яллап, суд хөкемен кире кагуга иреште. Минем уйлавымча, барыбызга да шушы күрсәтелгән үрнәкне истә калдырып, киләчәктә тыныч юл белән хәл итә торган алымны тәҗрибә буларак кулланырга кирәк.

Чистай шәһәре һәм Республикабызның төрле районнары хатын-кызлары һәм аналарның мөрәҗәгатеннән соң, Татарстан Республикасы Диния нәзәрәте каршында оештырылган төркем тагын бер үрнәк булып тора. Әлеге төркем Рөстәм хәзрәт Батровның җитәкчелегендә Түбән Кама белән Чистайга мөселман оешмалары һәм дәүләт органнары белән очрашуга җибәрелде.

Билгеле булганча, чиркәү яндыруда шикләнелгән кешеләрне кулга алгач, Диния нәзарәтенә хатын-кызларының мөрәҗәгате килеп иреште. Матбугат чараларында ябып куелган мөселманнарны төрлечә җәзалаулар турында әйтелә. Бу турыдагы мәгълумат Татарстан оешмаларында гына түгел, ә башка регионнарда яшәүче мөселманнар арасында да дулкынлану тудырды. Шуңа күрә Диния нәзарәте цивилизацион алымнар кулланып, бу мәсьәләне хәл итә башлады.

Нәкъ шушындый цивилизацион формадыгы алымнар мөселманнарга гына түгел, ә барлык илебез гражданнарына үрнәк булып тора. Соңгы атналарда мөселманнар исеменнән, ызгыш-талаш китереп чыгара торган акцияләр, митинглар уздыручылар нәрсәгә иреште соң? Файдалы берни дә юк, ә булганны җимерү буенча ирешкән уңышлары бар. Бу таркаулык, үзара ышгызлар, төрле кешеләр оештырган урам акция-митинглары мәчет эшчәнлегенә зыян китерә. Секталар, исламга каршы булганнарга моннан зур бүләк юктыр. Алар төрле провакацион гаризалар эшли һәм Рәсәй оешмаларын куркыта. Ислам дине Рәсәйгә куркыныч һәм исламны җәелдерүгә рөхсәт куймаска кирәк дигәндә, алар нәкъ шушындый үзара килеп чыккан таркаулыкка төртеп күрсәтәләр. Шундый сорау туа: бу провокаторлар кемнәр мәнфәгатен кайгыртып хезмәт күрсәтә?

Мөселманнарның үз мәшәкатьләрен цивилизацион юллар белән чишәргә тиешлеге ачыктан-ачык билгеле. Шул безнең көч. Бу илебезнең көче.

Илдар Баязитов

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды