Россия мөселманнары Волгоградтагы терактка тирән борчылу белдерделәр. Динсез һәм милләтсез кешеләр анда халыкка каршы террорчылык акты башкардылар, алар Россиядәге тотрыклылыкны селкетергә уйлыйлар.
Бу чынлап та коточкыч начар акт. Тыныч халыкка каршы шундый әшәке ысул кулланучыларны юньле кешеләр, дип атап булмый. Андый бәндәләр Аллаһының ачуына дучар булачак. Минем мондый хәлгә ачуым килә. Үз чиратында, шартлау вакытында төрле тән җәрәхәте алучылар, вафат булучыларның туганнары кайгысын ихлас күңелдән уртаклашам.
Мөселманнар, христианнар һәм яһүдләр террорчылыкка каршы берләшеп, Россиядә тынычлык һәм бердәмлек икәнен күрсәтергә тиешләр.
Террорчылык актыннан соң, һич тә бер-береңне гаепләп, төрле коткыларга бирелергә ярамый. Без барыбыз да шуны аңлыйбыз: террорчыларның иманы да, милләте дә юк. Бәйрәмнәр алдыннан дошманнарга бернинди гаепсез кешеләрне юкка чыгару мөмкин булды, әмма аларга православие һәм ислам дине вәкилләрен ызгыштыру насыйп булмас, иншаАллаһ!
Илдар Баязитов