Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Җомга вәгазе. Темасы: “Аллаһы Тәгаләнең ихлас колларымы без?”

Мечеть Ярдэм / Җомга вәгазе / Җомга вәгазе. Темасы: “Аллаһы Тәгаләнең ихлас колларымы без?”

Җомга вәгазе. Темасы: “Аллаһы Тәгаләнең ихлас колларымы без?”. Җомга вәгазе

Вәгазьне "Ярдәм" мәчете имамы Раил хәзрәт Әхмәтов сөйли.

Мөселман булу – Аллаһы Тәгаләнең колы булу, гыйбадәт кылу гына түгел, ул кешенең яшәү рәвеше, мөселман әхлагын, әдәбен саклау, гөнаһлы гамәлләрдән – зина кылу, гайбәт сөйләү, ялганлау, сүгенү, харамнан тыелу; игелекле гамәлләр кылу – дуслык, туганлык, кардәшлекне саклау һәм үстерү, үзара яхшы мөгамәлә, өлкәннәрне (яше һәм дәрәҗәсе буенча) хөрмәт итү, мескеннәргә ярдәм итү, яшь буынга Ислам нигезләрен өйрәтү.

Үзебезнең бүгенге һәм үткәндәге гамәлләребезгә күз салыйк әле. Аллаһы Тәгалә кушканнарның кайсысын Аның колы буларак үтибез? Ә үтәү өчен нәрсә кирәк? Җавап гади: иманлы булу кирәк.

Аллаһы Тәгалә безгә төрле нигъмәтләр һәм алар белән файдаланыр өчен әманәт итеп тән һәм төрле әгъзалар биргән. Иң әһәмиятлесе: фикерләү сәләте, акыл нигъмәте һәм аның аркылы мөселманга иң зур байлык – иман байлыгы биргән.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды