
“Ярдәм” мәчете изге Рамазан ае алдыннан “Рамазан 2020: хәзрәткә сораулар” рубрикасын башлап җибәрә. Бу рубрикада ураза тоту, ифтар, тәравих, фитра, зәкәт, фидия садакаларын бирүгә кагылышлы сорауларга җавап бирәбез. Бу сорауларга "Ярдәм" мәчете имамнары аңлаешлы һәм гади итеп җавап бирә.