Бүген Мәскәү районына караган Мәдәният йорты янындагы ял итү паркында инвалидлар һәм БЦПлы балалар арасында Җиңү бәйрәме хөрмәтенә җиңел атлетика буенча эстафета ярышлары булып узды. Анда 6 команда катнашты.
Башта инвалидлар Урицкий исемендәге паркта Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр куйдылар, бер минут тын калып, яу кырыннан кайтмаган якташларны искә алдылар.
Эстафетада “Ярдәм” мәчете инвалидлары беренче урынны яулады. “Ярдәм”леләр арасыннан Фәрит Галиев ярышның башыннан ук беренче урынга чыкты һәм инде ул аны башкаларга бирмәде. Фәриттән соң, бәйгегә кушылган Александр Лещев, Ленар Измайлов, Николай Николаев шулай ук көндәшләргә бирелмәде һәм лаеклы төстә җиңү яуланды. Җиңүчеләрне тәм-том белән сыйладылар.
Кайтып барганда зәгыйфь кешеләрнең күңелләре күтәренке иде. Алар бу арада көннәрнең җылы торуына, парктагы агачларның яфрак яруына да куандылар.
"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте