Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Бүген «Сөләйман» мәчетендәге ифтарны 32 яшьлек Радик Закирин гаиләсе оештырды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Бүген «Сөләйман» мәчетендәге ифтарны 32 яшьлек Радик Закирин гаиләсе оештырды

Бүген «Сөләйман» мәчетендәге ифтарны 32 яшьлек Радик Закирин гаиләсе оештырды. Төп яңалыклар

Бүген Казандагы “Сөләйман” мәчетендәге ифтар мәҗлесен 32 яшьлек Радик Тәлгать улы Закирин һәм аның хәләл җефете Диләрә оештырды. Аларның шатлыгын уртаклашырга дип Радикның бертуган абыйсы Илдар һәм хатынының дәү әтисе Зәкәрия Мусин килгән иде.

Сөйләшә торгач шул билгеле булды: Радик 1986 елда Чаллыда туып, шунда урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт финанс-экономия институтында белем ала. Аны 2008 елда тәмамлагач, хәзерге вакытта “Ак таш” төзелеш оешмасында экономист булып эшли икән.

Бүгенге ифтар мәҗлесен үткәрүнең әйдаманы булып, Радикның абыйсы Илдар тора икән. Ул әле кичә генә Борисково бистәсендәге “Шамил” мәчетендә авыз ачтырган. Бу фикерне Радикка ул ирештергән. Дөрес, Радик әле бүгенге көнгә кадәр намаз да укымый иде, ул тәүге тапкыр “Сөләйман” мәчетендә әлеге гыйбадәтне үтәде һәм бу гамәлдән үзенең җанына рәхәтлек иңүе хакында белдерде. Ә ислам диненә мәхәббәт тойгысын аларның күңеленә әбиләре Хәйретдин кызы Әминә һәм Зәкәрия улы Рәфкать салган. Бу олуг затлар Биектау районындагы Шаһгали авылында яшәп, бакыйлыкка күчкәннәр.

Моннан шактый еллар элек бергә эшләгән һәм бүгенге мәҗлестә катнашкан 84 яшьлек Зәкәрия абыйны Миңлеәхәт абый Минҗанов яхшы хәтерли икән. Алар күптән күрешмәгән бертуганнар кебек күрештеләр. Сөйләшер сүзләре дә күп иде. Шунда Миңлеәхәт абый: “Левченко бистәсендә бер генә сугыш ветераны калды инде, ул марҗа хатыны Лопатина”,-дип әйтеп куйды. Моннан берничә еллар элек Левченкода яшәп киткән Зәкәрия абый аны шундук төзәтте: “Юк, Екатерина дип йөртсәләр дә, марҗа түгел, татар иде ул”,-дип куйды. Менә шулай итеп, әлеге мәҗлес күптәнге танышларны кабат очраштырды, бергәләп авыз ачу мәрасимендә катнаштырды. Мондагы һәркем аларга үзенең олуг рәхмәтләрен җиткерде.

Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды