Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Бүген «Сөләйман» мәчетендәге ифтарны Илдар абый Хәйруллин үткәрде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Бүген «Сөләйман» мәчетендәге ифтарны Илдар абый Хәйруллин үткәрде

Бүген «Сөләйман» мәчетендәге ифтарны Илдар абый Хәйруллин үткәрде. Төп яңалыклар

Бүген Казандагы «Сөләйман» мәчетендәге авыз ачу мәҗлесен шушы Левченко бистәсендә яшәүче Илдар абый Хәйруллин уздырды. Илдар абый 1936 елның 21 августында хәзерге Биектау районының Кондырлы авылында 4 нче бала булып дөньяга килә. 1925 елгы олы абыйсы Саттар 1944 елда Гомель шәһәре тирәләрендә барга каты сугышлар вакытында һәлак була.

Илдар абый 7 нче сыйныфны Суксу дигән авылда тәмамлый, аннары ул башкалабыз Казанга килеп, кичке мәктәптә белем ала. Соңрак ул Казан авиация техникумын тәмамлауга ирешә. Казан вертолет заводына ОТК контролеры булып эшкә урнаша. Шунда 16 ел буена хезмәт итә. Биредә барыбер фатир бирмәсләр, дигән уйдан чыгып, Левченко бистәсендәге желатин чыгару заводында Транспорт цехының смена җитәкчесе булып эшли башлый. Монда ул тагын да озаграк – 25 ел буена эшли. Илдар абый 1987 елда лаеклы ялга чыга. Шулай да тынгысыз йөрәге эшне туктату ягында булмый аның, ул әле тагын “Теплосеть» оператор булып урнашып, анда 10 ел хезмәт итә. Илдар Хәйрулла улы 1961 елның Миңзифа исемле бер гүзәл затка өйләнеп җибәрә. Ике малайлары туа. Олы улы Илһам Казан химия-технология институтын тәмамлап, бер фирмада эшли. Кече улы Дамир – хәрби кеше.

Илдар абый 1990 елда 10 көн ураза тотып, кем әйтмешли, беренче чирканчы ала. Аннары ул уразаны тулысы белән тотарга керешә.

Илдар абый вертолет заводында эшләгәндә, бер авыр очрак була: алар җыеп чыгарган боралак Новосибирск шәһәре янында егылып төшә. “Бу хәлгә бик куркып йөрдек инде. Алып китәрләр кебек тоелды. Ярый әле ул вертолет мин укып йөргән чагында эшләнгән булган, шуңа күрә минем өчен җиңел генә узып китте тагын”,-дип искә алды әлеге вакыйганы Илдар абый.

Чынлап та начар эшләми ул. Шул елларның истәлеге булып аның күкрәген төрле медальләр, билгеләр бизи бүген. Мактау грамоталары шактый күп икән. Без бүген Илдар абыйга һәм хәләл җефете Миңзифа ханымга озын гомер, бәхетле картлык теләп дога кылдык.
Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды