Бүген, ягъни 30 майда Казандагы «Сөләйман” мәчетендә танылган галим, тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһировның улы Илдар ифтар мәҗлесе уздырды. Илдар Индус улы Таһиров “Сөләйман” мәчетенә реконструкцияләр үткәргәндә байтак булышты. Аерым алганда, әлеге гыйбадәтханәнең түбәсен япканда аның көче шактый күп керде. Бүгенге мәҗлесне оештырганда аның туганы Эмиль Илче улы Таһировның да теләктәшлеге булды. Билгеле булганча, бүген Казаныбызда җил-давыл, хәтта гарасат җилләре узып китте. Аның башкалабыздагы кайбер биналарның түбәсен алып ташлаганлыгы да мәгълүм булды. “Сездә ут сүнмәдеме?”-дип тә хәлләребезне белеп торды Эмиль әфәнде. Аллага шөкер, андый бәла-казалар бүген безне читләтеп узды. Авыз ачу мәҗлесебез дә нәкъ үз вакытында башланды. Илдар әфәнде мәчетебезгә бик матур кәләпүшләр кидереп, үзенең өч улын да алып килгән иде. Без алар белән ахшам намазын укып, ифтар мәҗлесендә катнаштык. Ә Дамир хәзрәт Мәрвәров бу гаиләгә бәхет-шатлык теләп дога кылды.
Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре.