Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге һәм мәчет
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Бүген «Сөләйман» мәчетендә ялдагы подполковник Вәккас Хөснетдинов ифтар уздырды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Бүген «Сөләйман» мәчетендә ялдагы подполковник Вәккас Хөснетдинов ифтар уздырды

Бүген «Сөләйман» мәчетендә ялдагы подполковник Вәккас Хөснетдинов ифтар уздырды. Төп яңалыклар

Бүген Казандагы «Сөләйман» мәчетендә ялдагы подполковник Вәккас Хөснетдинов ифтар мәҗлесен уздырды. Аллаһы боерса, тиздән (2 айдан) үзенең 90 яшен билгеләп узачак, криминалистиканың тере тарихы булып саналырлык Вәккас абыйга советлар заманында шанлы язмыш юлын узу насыйп була.

1928 елның 9 августында Кукмара районының Тәмәй авылында Әхмәтфатыйх Хөснетдинов гаиләсендә дөньяга килә ул. Үзләрендә урта мәктәптә белем алгач, Казанга килеп, кичке юридик мәктәпне тәмамлый. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, 1956-1960 елларда ул Левченко бистәсендә участок милиционеры булып эшли. Аннары ул бер ел Костромада укып кайтып, тулы вәкаләтле тикшерүче булып эшләргә керешә.
Шул вакытларда Вәккас агага бер җинаятьне ачу насыйп була. Көннәрдән беркөнне Левченко бистәсе янындагы урманда бер ир кешенең мәетен табалар. Бу эшне Вәккас Хөснетдиновка ышанып тапшыралар. Сораштыра торгач, шул ачыклана: бу ир заты Хлебозаводская урамында яшәүче егетләр белән салып утырган икән. Шунда ул аларның берсенә бәйләнә башлаган. Сүз артыннан сүз чыгып китеп, алар аны үтергәннәр. Савинов дигән иптәшләре моны раслый. Шулай итеп, җинаять ачыла һәм кеше үтерүчеләр төрмәгә ябыла. Мондый очраклар Вәккас абый тормышнда бихисап күп. Берсендә хәтта берәүләрнең өен басып кына китмиләр, бәлки этләрен дә асып китәләр. Бу эшкә дә Вәккас абый алына. Аның белән бергә Левченко бистәсенә килгән тикшерүче: “Бу эшне ачыклау мөмкин түгел, чөнки җинаятьчеләрнең бер эзе дә калмаган”,-дигән фикерен әйтә. Әмма Вәккас ага тиз генә бирелә торган затлардан түгел. Ул әлеге өй янында утыручы әбиләрдән сорашып, монда өч ир затының булуын белеп ала. Алар Киров районындагы Ягодный базары яныннан килгән егетләр булып чыга. Боларга да үзләренә тиешлесе бирелә: алар төрмәгә ябыла.

Вәккас абый бер мәлне спецкомендатура җитәкчесе булып та эшләп ала. Барысы 32 ел буена ул хокук саклау органнарында эшләп, 1980 елда лаеклы ялга чыга. “Бер исерек шофер бәрелеп, аягымны 4 җирдән сындырды. Шуңа күрә мине комиссия карап, тикшереп, операцияләр ясап, отставкага җибәрделәр. Бер ел буена хастаханәдә ятып дәваландым”,-дип искә алды Вәккас абый ул дәһшәтле елларны.

Ә динне ул яшьтән үк тота башлаган икән. “Әниебез мин армиягә киткәндә “Колхуаллаһу” сүрәсен өйрәтеп җибәрде. Мин аны һәрчак кабатлап йөрдем. Аннары инде намазлар да укый башладым. Җомгаларны калдырмадым”,-диде ул. Шулай да Левченкода яшәүче берәүнең урманда гает намазын укырга йөрүчеләрне куалавы турында әйткәненә борчылуын белдерде Вәккас абый. “Булырга мөмкин түгел мондый хәл! Мин аларга шыпырт кына гает намазларын укырга үзем рөхсәт иттем”,-дип белдерде Вәккас абый.

Вәккас абыйның бүген дә тавышы көр, хәтере әйбәт әле. Тик моннан бер ел элек хәләл җефете Кәримә ханым вафат булган. “4 бүлмәле фатирда хәзер бер үзем яшим. Әлбәттә, ялгызлык әйбәт нәрсә түгел. Тик минем ялгызлыкны дәвалый торган кызым һәм оныкларым бар. Улым Рафаэль 2 ел элек вафат булды инде. Менә бүген мәчеттәге ифтар мәҗлесенә мин оныгым Искәндәр һәм аның улы Данияр белән килдем. Элек мине Левченкода “Мулла малае” дип атап йөрттеләр. Шуңа лаек булып яшәргә тырышам”,-дип тәмамлады сүзен Вәккас абый.

Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2018 "Ярдәм" мәчете, официаль сайты
Сайт ясалды —
Ариф студиясендә