Бәхрәйн шаһзадәсе Хәмәд бин Ибраһим әл-Хәлиф Казанга килгәч, “Ярдәм” мәчетен һәм шул исемдәге дәвалау-укыту үзәген карап китте. Бәхрәйн шаһзадәсе Татарстан мөфтиенең социаль эшләр буенча киңәшчесе, “Ярдәм” мәчетенең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов сөйләгәннәрне зур игътибар белән тыңлады, шул рәвешле “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге һәм мәчете хезмәтләренең эшчәнлеге белән якыннан танышты.
Хәмәд бин Ибраһим әл-Хәлиф бирегә куелган җиһазларны һәм төрле тернәкләндерү алымнары куллануны югары бәяләде. Экскурсиядән соң, шаһзадә мактаулы кунаклар китабында үзенең имзасын калдырды һәм Россиягә кабаттан килгәндә “Ярдәм” үзәген җентекләбрәк карарга исәбе булуы хакында белдерде.