Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар хәзрәт Баязитов белән Илһам Исмәгыйлев 3 нче Төзәтү колониясендә булдылар

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар хәзрәт Баязитов белән Илһам Исмәгыйлев 3 нче Төзәтү колониясендә булдылар

Илдар хәзрәт Баязитов белән Илһам Исмәгыйлев 3 нче Төзәтү колониясендә булдылар. Төп яңалыклар

Татарстан мөфтие Киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов белән “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев Питрәч районындагы Пановка авылында урнашкан 3 нче Төзәтү колониясендә булып кайттылар. Бу җәмәгать эшлеклеләре биредәге тоткыннарның яшәү шартлары, ашханәләре белән таныштылар, кырыс шартларда тотылучылар белән әңгәмә кордылар.

Болардан тыш, кунаклар биредә моннан берничә ел элек төзелгән агач мәчетнең торышы белән таныштылар, алар мондагы мәхәллә халкының елдан-ел артуы турында белделәр. Илдар хәзрәт тиздән (май аенда) Рамазан ае башлануы турында сөйләде, бу айга рухи яктан әзерләнергә кирәк булачагы хакында белдерде. Биредә төзәтү учреждениесе җитәкчелеге белән ифтар, сәхәр мәҗлесләрен үткәрү, тәраһих намазын уздырырга кирәк булуы турында да килешү булды.

Татарстан мөфтие Киңәшчесе Рамазан ае башланганчыга хәтле Татарстандагы барлык колонияләрдә йөреп чыгарга һәм алардагы мөселманнар белән әңгәмә корырга ниятли.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды