Россиянең наркотик матдәләргә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан идарәсенең иҗтимагый советы утырышы үткәрелде. Утырышта сүз химик һәм синтетик наркотик матдәләрне тыюга кагылышлы кануннар турында барды.
Әлеге сөйләшүдә мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов катнашты. Илдар хәзрәт иҗтимагый совет әгъзасы буларак, химик наркотик матдәләрнең бик кызганыч хәлләргә китерүен ассызыклады. Һәм тиешле кануннар кабул итү мөһимлеген әйтте. Исламда наркотик матдәләр куллану, аларны сату катгый тыелган булуын билгеләп узды.