Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Яңгыр дими, кар дими, җил дими, «Тормыш юлы» дәвам итә

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Яңгыр дими, кар дими, җил дими, «Тормыш юлы» дәвам итә

Яңгыр дими, кар дими, җил дими, «Тормыш юлы» дәвам итә. Төп яңалыклар

 

Яңгыр, карлар явып торса да, Казандагы «Ярдәм» мәчете көн саен 300-дән артык тазә ризыкны салып яки подносына төреп мохтаҗларга тарата. Бу эшне «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды оештыра. Хәзер бу эш ашханәдә башкарыла. 

 

Һәр мохтаҗ кеше килеп ала

Биредә кайнар ризыкны һәр көнне, диненә һәм милләтенә карамастан, һәр мохтаҗ кеше килеп ала. Алар арасында гыйлемле, хикмәтле кешеләр дә бик күп. Алардан үзең өчен яңа мәгълүмат аласың, иманың арта.

Кием таратыла

Авыр тормыш хәлендәге барча ач кешегә ярдәм күрсәтүдән тыш, мәчеттә тагын мохтаҗларга җәйге, көзге, кышкы киемнәр таратыла. Киемнәрне районның мохтаҗ халкы «Ярдәм»дәге тәгълим үзәгенә килеп ала.

Сәламне таратыгыз, ризыкны ашатыгыз

Татарстанда мохтаҗларны ашату, ярдәм итү буенча социаль башлангыч шулай дәвам итә. Ислам дине мохтаҗларга ярдәм итүгә, ашатуга зур игътибар бирә. Мәдинәдә булган чагында Пәй­гамбәребез (с.г.в.с.) үз хәдисләрендә: «Сәламне таратыгыз, ризыкны ашатыгыз, туганлыкны саклагыз, төнлә намаз укыгыз — җәннәткә имин булган хәлдә керерсез», — дигән.

Әгәр дә син кешеләрне ашатсаң

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): «Иманга килмичә, җәннәткә керә алмассыз. Ә иманга бер-берегезне Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен яратканчы килә алмассыз», — диде. Шушы хәдисне галимнәребез безгә дәлил итеп китерәләр. Әгәр дә син кешеләрне ашатасың, мәчеттә яки башка җирдә аларны хөрмәт белән кабул итәсең икән — бу аларның сиңа карата мәхәббәтләре артуга сәбәп була.


Юксылларга зур терәк

«Фондка бик зур рәхмәт. Бу ашатулар безне тернәкләндереп җибәрде. Бу сыйлар өлкән һәм юксыл кешеләргә зур терәк бит. Безгә булган ихтирам һәм кайгыртуны күреп оныкларбыз, балаларыбыз да дә мәчеткә, дингә хөрмәт белән карый башлады. Аллах разый булсын, Сезгә!», — дип сөйли гомер буе мөхәндис(инженер) булып эшләгән абзый. Ул бүген ялгызы яши. Балалары еракта эшли, аерым көн күрә.

«Туклыклы булуы яхшы»


«Ярдәм“ безгә дип әзерләгән ашлар тәмле генә түгел, алар бик туклыклы да. Туклыклы булуы яхшы. Бу гамәлне оештырган, пешергән, ярдәм иткән кешеләргә бик зур рәхмәт» — дип оештыручылар сүзләр ишетә.

Кешене ашату зур савап

Күргәнегезчә, ач кешене ашату зур савап санала. Сез дә бу эштә ярдәм итә аласыз. Менә бу куар-код аша ярдәм итеп, сәдака тапшырып була. Яки бу адреска кереп матди ярдәм күрсәтеп була: https://yardemfond.ru/vnesti-pozhertvovanie/

Проект «Дорога жизни» реализуется с использованием средств гранта Президента Российской Федерации на развитие гражданского общества и за счёт собственных средств ОБФ «Ярдам-Помощь»,при поддержке граждан, спонсоров, волонтеров.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды