Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Ярдәм" мәчетендә Өлкәннәр көне үткәрелде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / "Ярдәм" мәчетендә Өлкәннәр көне үткәрелде

"Ярдәм" мәчетендә Өлкәннәр көне үткәрелде. Төп яңалыклар 1 октябрьдә, Казандагы «Ярдәм» Тернәкләндерү үзәгендә, Өлкәннәр көне уңаеннан олуг вакыйга булды: картларга аш мәҗлесе үткәрелде һәм концерт тамашасы күрсәтелде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәйрия бүлеге җитәкчесе Ләйсән ханым Дәүләтшинаның сүзләренчә, бу чараны өлкәннәргә нәзарәт хезмәткәрләре әзерләгән. Алар тырышлыгы белән, Югары Ослан инвалидлары һәм өлкән яшьтәге карт-карчыкларына, мохтаҗларга берсеннән-берсе тәмле вә татлы ризыклар тәкъдим ителде.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ренат Вәлиев җитәкчелегендә биредә шулай ук концерт программасы да күрсәтелде. Тамашаны алып баручы Ирек Фатиховның катлаулы ватан сугышы елларына туры килгән өлкән буын вәкилләренә карата әйтелгән җылы сүзләре аларның күңеленә сары май булып яткандыр. КИКның икенче курс студенты Сәет Даудның мөнәҗәтләр, Руслан Баһадурның төрле халык җырларын башкаруларын да бирегә җыелган халык шулай ук яратып тыңлады.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды