Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» һәм мөхтәсибәт мөгаллимнәре халыкара симпозиумда

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Ярдәм» һәм мөхтәсибәт мөгаллимнәре халыкара симпозиумда

«Ярдәм» һәм мөхтәсибәт мөгаллимнәре халыкара симпозиумда. Төп яңалыклар

 

 

 

 

Бүген Россия ислам институты үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә: «Россия мөселман мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр» дип исемләнгән халыкара симпозиум үткәрә. «Ярдәм» мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Әминов, мәчет һәм мөхтәсибәт мөгаллимнәре шунда катнаша.

 

 

27-30 сентябрь көннәрендә Россия ислам институты Татарстан мөфтияте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды белән берлектә Россия ислам институтының 25 еллыгына багышланган «Россия мөселман мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр» дип исемләнгән халыкара симпозиум үткәрә.

Симпозиум кысаларында Мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең форумы, ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча халыкара олимпиада, шулай ук «Мөселман басмалары теле буларак гарәп телен укыту методикасының актуаль мәсьәләләре» һәм «Медиатолерантлык – 2023» конференцияләре узачак.

Шунысы игътибарга лаек, быел беренче тапкыр ислам югары уку йортлары олимпиадасы халыкара форматта узачак. Россиянең ислам югары уку йортларыннан тыш, анда Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Азәрбайҗанның югары мөселман дини белем бирү оешмалары студентлары катнашачак.

Быел симпозиумда 500дән артык мөгаллим, мөселман мәгарифенең башлангыч, урта һәм югары баскычы җитәкчеләре, шулай ук халыкара ислам мәгариф үзәкләре вәкилләре, мөселман дин әһелләре, галимнәр һәм хакимият вәкилләре катнашыр дип көтелә.

«Шәрәфле кунаклар арасында Камил хәзрәт Сәмигуллин – Татарстан мөфтие; Алмаз Фәйзуллин – РФ Президентының эчке сәясәт идарәсе дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы урынбасары; Әсгать Сәфәров – Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе; Рамзан Оздарбиев – «Мәгариф өлкәсендә милли аккредитация агентлыгы» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры (ФГБУ «Росаккредагентство»); Илсур Һадиуллин – ТР Мәгариф һәм фән министры һ.б. катнашуы көтелә», — дип яза Татар-информ.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды