Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Казанда 10 Республикакүләм ифтар узачак

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Казанда 10 Республикакүләм ифтар узачак

Казанда 10 Республикакүләм ифтар узачак. Төп яңалыклар

2022 елның 30 апрелендә Татарстан мөселманнары Казанда күптән көтеп алынган мәҗлескә – 10 Республикакүләм ифтарга җыелачак. Быел ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан узачак. Республикакүләм ифтар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак барс Арена” стадионы дирекциясе һәм “Туган авылым” милли-туристик комплексы тарафыннан оештырыла.

Шунысы үзенчәлекле, түгәрәк сан астында узучы 10 республикакүләм ифтар 10 мең кешене кабул итәчәк. Әлеге чара, алдагы елдагы кебек үк, “Казан ЭКСПО” халыкара күргәзмәләр үзәгендә үткәреләчәк.

Республикакүләм ифтар катнашучыларын гадәттәгечә бай мәдәни программа көтә.

Республикакүләм ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, ризыкларны өләшү һәм ифтар тәмамланганнан соң җыештыру эшләрен башкару өчен 16 яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк булган 500 волонтер җәлеп ителәчәк. Әлеге зур саваплы хезмәтне башкаручы командага кушылу өчен +7 (843) 237-86-18 телефон номерына шалтыратырга кирәк.

10 Республикакүләм ифтарны оештыру турында тулырак мәгълүматны оештыручылар махсус матбугат конференциясендә сөйләячәк, аның вакыты һәм көне турында өстәмә


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды