Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Рөстәм хәзрәт Вальщиков: «Ярдәм» мәчете безнең өчен социаль хезмәт үрнәге

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Рөстәм хәзрәт Вальщиков: «Ярдәм» мәчете безнең өчен социаль хезмәт үрнәге

Рөстәм хәзрәт Вальщиков: «Ярдәм» мәчете безнең өчен социаль хезмәт үрнәге. Төп яңалыклар Татарстан мөфтие урынбасары, "Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов Алексеевскига эш визиты белән барды һәм анда имам-мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт Вальщиков белән очрашты.

Анда социаль эш һәм дини оешмалар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту белән бәйле мәсьәләләр тикшерелде.

Яклар мәхәлләләрдәге эшләрне активлаштырып кына яшьләрнең радикальләшүеннән һәм төрле деструктив агымнарга китүеннән саклап калып була дигән уртак фикердә иделәр.
Шунысын да билгеләп узу мәслихәт: Алексеевск районы имамнары һәм абыстайлары Казандагы "Ярдәм” мәчетенә килеп, анда үткәрелгән эшләр белән таныштылар.

Очрашу вакытында Алексеевск районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков «Ярдәм” мәчете социаль хезмәтнең үрнәге һәм РФдә күп мәхәлләләргә эталон булып тора дигән сүзләр әйтте.

"Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды