Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге һәм мәчет
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Савап җыеп калыйк диләр

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Савап җыеп калыйк диләр

Савап җыеп калыйк диләр. Төп яңалыклар Җәйнең иң озын көннәренә, иң эссе вакытына туры килә бит дип авырсынып куйсак та, шөкер, быел да ураза тотучыларыбызга һава шартларына зарланырга туры килгәне юк. Нәкъ Тукай әйтмешли, җил дә вакытында исә, яңгыр да вакытында ява. Болай дәвам итсә, игеннәр мул булыр, иншалла!

Кичә каләмдәшләребез белән сөйләштек тә, башкалабызда иң зур “Рамазан чатыры” корган “Яр­дәм” мәчетенә барып авыз ачарга булдык. Әлеге мәчет ихатасын, тыныч-ямьле урын, хәтфә кебек үлән диптерме, әниләр һәм бә­би­ләр аеруча үз итә. Бу юлы да ишегалдында чыр-чу килеп уйнап йөрүче сабыйлар, имчәк балаларын күтәргән, нарасыйларын җи­тәк­ләгән хатын-кызлар күп. Авыз ачканчы ихатадагы футбол мәй­данчыгында берничә малай гына капкага туп тибеп уйнаса, ифтар мәҗлесеннән соң, ике төркемгә бүленеп туп куган яшүсмерләр уенын тамаша кылырга мөмкин иде. Табигый, бу көннәрдә Франциядә уздырылучы Европа Чемпионаты малайларга тәэсир итми калмыйдыр. Кем белә, бәлкем берничә елдан шушы малайлар арасыннан “Рубин” данын якларлык мәшһүр футболчы чыгар.

– Көн дә мең кешелек ифтар табыны корабыз. Көн саен 200 мең сум акча тотыла дигән сүз бу. Шөкер, иганәчеләребез, Алла ризалыгы өчен дип матди ярдәм­нәрен, фидия сәдакаларын кертү­челәр табылып тора. Әле менә кичә дә, бүген дә Хәниф Вәлиев дигән мөселман кардәшебезнең оныклары, оныкларының балалары үз хисапларына авыз ачтыра, – дип каршы алды безне “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, мөфти урын­басары Илдар хәзрәт Баязитов. Биредә авыз ачу мәҗлесләре аерым бер темага багышланган кичә буларак та уза икән. Күптән түгел мәчетнең аскы катында эшләүче “Зур Казан” типогра­фия­сендә әлеге дә баягы Хәниф Вә­лиевнең “Югары Чагадай мирасы” дигән китабы басылып чыккан иде. Менә шушы китапны тәкъдим итү кичәсе буларак та үткәрелде бу мәҗлес. Әлеге китап Чирмешән районындагы Югары Чагадай авылы елъязмачысы, мәгъри­фәт­че һәм төбәк тарихчысы булган Хәниф аганың 1945-1957нче елларда язылган, тупланган кулъязмаларыннан тора. Анда авыл тарихы, шәҗәрәләр, иман нигезләре, вәгазьләр, васыятьләр, пәйгамбә­ребез тарихы, Мәүлед уку тәртибе урын алган. Совет чорында тыелган, кысрыкланган ислам динен менә шушындый асыл затларыбыз саклап калды, борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезне килер буыннарга тапшырды да инде. Әлеге хезмәт – шул фидакярлек­нең бер ачык мисалы.

– Чирмешән ягыннан без. Югары Чагадайдан. Туган ягыбызга, авылыбызга сагынып кайтабыз. Чирмешән безгә бик якын, бик кадерле. Әтиемнең язма мирасын туганнарыбызга, якташларыбызга җиткерүне 1990 елда ук башлаган идек. Аның “Югары Чагадай авы­лының төп тарихы. Шәҗәрәләр” дип аталган кулъязмасын китап итеп бастырып авыл халкына тараткан идек. 25 ел вакыт үтеп тә китте, ә шәҗәрәләр белән кызыксыну арта бара. Әтинең соңгы сүзләре – васыятьнамәсе үзе бер гыйбрәт алырлык тәрбия китабы. Безгә, балаларына атап язылган булуына карамастан, аннан һәр­кем үзенә җавап таба ала. Яхшылык эшләп калдыру, изге гамәлләр кылуны тизләтергә, ишәйтергә өнди васыятьнамә. Гаилә кыйм­мәт­ләрен, тәрбия мәсьәләләрен кабат-кабат күтәрү, шуларның үтә­лешен иң әүвәл үзеңнән таләп итү – бүгенге көндә иң кирәкле нәрсә. Җирдә яшәүнең, бала үстерүнең никадәр җаваплы булуына бер мисал бу, – дип сөйләде мәҗлестә Хәниф аганың төпчек кызы Мә­динә ханым.

Кичәне алып баручы, танылган тамада Гамил Нур мәҗлестә Чир­мешән районы турында бик күп мәгълүмат бирде. Район турында ни-нәрсә беләсез дип сораштыру уздырып, мәгълүматы күп булганнарга “Югары Чагадай мирасы” китабын бүләк итте. Ифтар мәҗлесен болай да оештырып була икән дип күпләр мыегына чорнап куйгандыр, шәт.

Хәзерге вакытта “Ярдәм” мәче­тендә илебезнең төрле респу­блика-өлкәләреннән килгән сик­сән­нән артык күрмәүче брайль системасы буенча Коръән укырга өйрәнә. Алар арасында берничә ел биредә яшәп Коръән ятлаучылар да бар. Күптән түгел газетабызда шуларның берсе, таҗик егете Иркеннең бер ел эчендә татарча, урысча сөйләшергә өйрә­нүе, дин сабакларын шактый ансат үзләштерүе турында язып та чыккан идек. Авыз ачу мәҗлесен­дә Иркен татарча үзе язган шактый озын мөнәҗәтен укып шаккатырды. Үзбәк теле тәэсире сизелеп торса да, телебезне шактый яхшы үзләштереп килә егет. Күр­мәү­че­ләр дигәннән. Берничә чыгыш ясау­чы Хәниф Вәлиевнең әлеге китабын брайль системасы буенча да бастырып чыгарырга тәкъ­дим итте.

Табында нәрсә бар иде соң дип тә кызыксынучылар булырга мөмкин. Аш, пылау, камыр ризык­лары, җиләк-җимеш, яшелчә, тәм-том, чәй, компот, кыскасы, талымлырак кешеләргә дә сайлану мөмкинлеге бар иде. Шунысы кызык: янәшәдә утырган бер табындашыбыз: “Әйдәгез, сыйланыгыз: мине саваптан мәхрүм итмәгез”, – дип ифтар табынына бакчасыннан, яңа гына өзеп алып килгән аш тәмләткеч, шифалы үләннәр чыгарып куйды. Шөкер, өммәттәш­ләребез, бик кадерле көннәр дип, савап җыеп калырга ашыга.

(“Ватаным Татарстан”, /№ 86, 17.06.2016/)

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2018 "Ярдәм" мәчете, официаль сайты
Сайт ясалды —
Ариф студиясендә