Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөселманнарны Мәүлид бәйрәме белән котлады.
«Барлык мөселманнарны нурлы Мәүлид бәйрәме белән котлыйм!»— дип язган Миңнеханов үзенең телеграм-каналында.
Бәйрәм тарихы турында видео да урнаштырган.
«Барыгызга да сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык телим. Мәүлид мөбарәк булсын!» — диде Рәис.