Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Татарстан Журналистлары берлегендә ветеран каләм ияләрен котладылар

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Татарстан Журналистлары берлегендә ветеран каләм ияләрен котладылар

Татарстан Журналистлары берлегендә ветеран каләм ияләрен котладылар. Төп яңалыклар

Бүген Татарстан Журналистлары берлегендә кайчандыр газета-журналларда эшләп, лаеклы ялга чыккан, кем әйтмешли, мәйдан тоткан каләм ияләрен Яңа 2018 ел белән тәбрикләделәр. Әлеге гамәлне ветеран журналистлар җитәкчесе Люция Фаршатова башкарды. Ул өлкән яшьтәге һәркем янына килеп, аның үзгә сыйфатларын әйтеп, шуларга туры килә торган бүләкләр тапшырды.

-Кемнең күңеле саф һәм чиста?-дип сорау бирде ветераннарга Люция ханым. Аңа: “Лена ханымныкы”,-диделәр. Ул аңарга юуны сорамый торган крем бүләк итте. Аннары: “Импортный аппарат кемгә?”-дигән сөаленә: “Госман Гомәргә”,-дигән җавап ишетеп, Люция ханым әдипкә лаек булырлык һәдия тапшырды. Әлбәттә, бүләкләрнең барысы да символик рәвештә бирелде. Алар арасында теш пасталары да, бәрхет каләмнәр дә бар иде. Шуларның берсен берничә китап бастырган Татарстан Аксакаллар Шурасы рәисе Рәүф Ибраһимовка алу насыйп булды. Ә Люция ханымның: “Кем яңа җырлар ярата?”-дигән соравына аксакаллар бертавыштан: “Алсу Бикбаева”,-дип җавап бирде. Аңа сабын бүләк ителде.

Дөрес, бу кичәдә сүз алып сөйләүчеләр дә булды. Рәүф ага Ибраһимовка сүз әйтү мөмкинлеге бирелгәч, ул: “...Татар теле турында 29 ноябрьдә зур фаҗига булды: Татарстан Дәүләт Советы депутатлары телне ихтыярига калдыру буенча нәтиҗә ясалган җыенда кулларын күтәрделәр. Бүгенге көндә татар теле җир белән күк арасында асылынып тора. Менә мондый аңлашылмаучылыкларга каршы торырлык безнең альтернатив Мәгариф үзәгебез булырга тиеш. Аннары телне бу хәлгә төшермәү өчен сезнең кебек милли җаннарның булышлыгы, ярдәме кирәк...”-диде Рәүф Ибраһимов.

Миңа Журналистлар берлегендә күренекле каләм иясе Вакыйф ага Галимовның чыгышын тыңлау да насыйп булды. Ул: “Мин сезнең барыгызны да Яңа 2018 ел белән котлыйм, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык телим. Мин 2002 елда Татарстан Аксакаллары Шурасын оештырдым. Шунда бушлай 10 ел буена хезмәт иттем, 2012 елда аны Рәүфкә тапшырдым. «Шәһри Казан» газетасында секретарь булып эшләгән Сәкинә туташ Алтынбаевага мин беркөнне: “Синең язмаларың бар бит, әйдә Татарстан Журналистлары берлегенә кабул итәбез үзеңне. Гариза язып бир”,-дип мөрәҗәгать иттем. Ул вакытларда лаеклы кешеләрне дә берлеккә алулары шактый кыен эш иде, гариза язарга һәм 5 ел стажы булган өч кешедән рекомендация алырга кирәк иде, шулай да безгә Сәкинәне берлеккә алу насыйп булды. Аннары инде елганы бүлеп торган киртәләр алып ташланды сыман, берлеккә керүчеләр күбәйде. Соңрак аларның язмаларын нык тикшереп ала башладык”,-диде Вакыйф абый. Вакыйф абый миңа да Татарстан Журналистлары берлегенә керү өчен теләктәшлек күрсәтте, булышты. Аллаһының рәхмәтләре булсын аңа!

25 ел буена Татарстан радиосының хатлар бүлеге мөхәррире булып эшләгән Лена апа (ул хәзер үзен Мөслимә дип йөртә) Шәфыйкова да безнең арабызда иде. “Хатыйп, минем тагын бер китаплык язмаларым җыелды. Кайчан бастырырга икән шуларны?”-дип мөрәҗәгать итте ул. Әйе, моннан 2 елдан да алдарак без “Ярдәм” мәчетенең типографиясендә Илдар хәзрәт Баязитов булышлыгында аның бер җыентыгын бастырып чыгарган идек. Ул вакытта мин аның “Корычлар ныклыгы гынамы?” дигән китабын редакцияләгән идем. Матур җыентык булып дөнья күрде ул. Мин элек аның шулкадәрле күп хикәяләре, кыйссалары дар дип тә белми идем. Шаккаттым аның язмаларына! Хәзер ул шуның икенче кисәген бастырмакчы була икән. Бирсен Ходай, дип кенә теләргә кала инде аңа.

Менә шулай итеп, без Яңа ел алдыннан барлык мәсьәләләрне дә уртага салып сөйләштек, бер-беребезгә уңышлы иҗат эшләре, саулык-сәламәтлек теләдек. Кыскасы, дини бәйрәм булмаса да, Яңа ел алдыннан берәү дә бүләксез калмады, өенә шатланып, сөенечле халәттә кайтып китте.
Хатыйп ГӘРӘЙ


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды