Моннан өч көн элек, ягъни 22 ноябрьдә Теләче районында ачылган инвалид балалар йортына тәүге сабыйлар килде. Алар арасында күрмәүчеләр дә, дауна белән чирләүчеләр дә, БЦП (Балалар церебраль параличы) инвалидлары да бар. Аларның һәммәсен дә ата-аналары язмыш кочагына ташлаган.
Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитовның сүзләренчә, ятимнәр йортының максаты – балаларның авыруларына каршы көрәшү һәм аларга зурлар тормышына әзерләнергә булышу. Моның өчен һәр балага комплекслы тернәкләндерү уздыру, авыру балаларга торак алырга булышу, аларны тиешле ташламалардан файдаланырга өйрәтү, тормышларын юридик яктан коруда ярдәм итүдән гыйбарәт.
Әлеге бина ятим һәм авыру балаларны кабул итәргә тулысынча әзер. Биредә бинаны тулысынча төзекләндерү эшләре башкарылган, балаларга махсус инвентарь сатып алынган һәм җылы мохит булдырылган.
“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте