Бүген, 7 апрель көнне, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм» мәчетендә булды. Аны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин озатып йөрде. Бирегә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үз гаиләсе оештырган ифтарга килгән иде.