"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе остазы Әхмәт хәзрәт Сабиров Борбаштагы пансионат шәкертләренә гарәп хәрефләрен матур язу буенча мастер-класс уздырды.
Борбаш авылындагы балалар пансионатында "Белем бәйрәме" уңаеннан кунакта ТР мөселманнарының диния нәзарәте рәисе, мөфтинен беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов булды.
Хөрмәтле дуслар! Сезне Республика һәм Казан шәһәре көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Шатлыклы көн мөбарәк булсын!
Юксыл, мохтаҗ, мәзлүм, сырхау, карт кешеләр ярдәм сорап кая килә? — “Ярдәм” мәчетенә! Сәдакалар, халык ярдәме аларга терәк булып тора.
Кызлар белән дини дәресләр беткәч гаилә кыйммәтләре турында сойләштеләр, кул эшләре ясадылар.
«Шәһри Казан» газетасында Йолдыз Шәрәпова «Исеме җисеменә туры килү бик сирәк бу заманда. Шул сирәкләрнең берсе — «Ярдәм» мәчете»,- диеп яза.
Балага исем кушу, Гакыйка корбанын чалу һәм Бәби туен уздыру эшен “Ярдәм” мәчетендә уздыру бик җайлы. Алар югары дәрәҗәдә уза. Элемтәләр өчен телефон: +7 (843) 240-60-55 (Казан).
Борбаш авылындагы “Ярдәм” мөселман малайлары пансионатында июль көннәрендә яна уку елына кабул итү имтиханнары уздык. Егетләр дин нигезләре белән бер рәттән татар теле, рус теле, математика фәннәре буенча сынаулар үтте.
«Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды каршындагы “Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәгендә укучы балаларның беренче рәт курслары тәмамланды. Балаларга дипломнар, бүләкләр тапшырылды.
“Ярдәм” мәчете, “Ярдәм” фонды Советы җитәкчеләре матбугат очрашуы ясаган. «Мәдәни Җомга» газетасы хәбәрчесе Йосыф Морадым шул турыда язып, «Ярдәм» мәчете биләмәсен социаль оптимизм зонасы, диеп искәртеп узган. Бу турыда «Миһербанлык» руб...